Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда дүрт инженерлык мәктәбе оештырылачак

Илебезнең эре сәнәгать предприятиеләре белән югары квалификацияле белгечләр әзерләргә тиешле вузлар арасындагы хезмәттәшлек күперен заман таләпләре югарылыгында төзү бурычы алда тора. Шул максаттан Ро...

Илебезнең эре сәнәгать предприятиеләре белән югары квалификацияле белгечләр әзерләргә тиешле вузлар арасындагы хезмәттәшлек күперен заман таләпләре югарылыгында төзү бурычы алда тора. Шул максаттан Россиядә утыз инженерлык мәктәбе булдырылырга тиеш. Шуларның дүртесе безнең Татарстанда буласы. Тагын шунысы безнең өчен олы мәртәбә: әлеге конкурста Россиянең 45 субъекты һәм 89 университеты үз проекты белән катнашкан булган. Тик нәтиҗәдә алардан 15 төбәктәге утыз вуз гына инженерлык мәктәбе булдыру хокукына лаек дип табылган, һәм аларның дүртесе Татарстанда оешачак. Республикабыздагы КамАЗ, СИБУР, «Татнефть» кебек гигантлары Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты-КХТИ, КФУ, Иннополис һәм Әлмәт дәүләт нефть институты белән берлектә заман таләпләренә җавап бирердәй кадрлар укытып чыгару белән мәшгуль булачаклар. Аерым алганда, КФУның Чаллыдагы институтында КамАЗ акционерлык җәмгыяте белән берлектә булдырылачак инженерлык мәктәбе югары квалификацияле машина төзелеше белгечләре әзерләүгә йөз тотачак. КИТТУ-КХТИ базасындагы инженерлык мәктәбе исә СИБУР, «Газпром» һәм «Аммоний» җәмгыятьләре белән берлектә химия сәнәгате өчен кирәкле белгечләр әзерләргә тиеш була. Иннополис университетындагы мәктәп Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы теләктәшлегендә «Газпром», «Ростелеком», «Газпромнефть», «ВКонтакте», «Ак Барс» һәм МТС белән берлектә IT-белгечләр укытып әзерләп чыгарырга тиеш була. Әлмәтт дәүләт нефть институты базасындагы инженерлык мәктәбен булдыру «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән Санкт-Петербургтагы Төгәл механика һәм оптика институтына йөкләнә. Әле болардан тыш, Татарстан гиганты булган КамАЗ берләшмәсе Екатеринбургтагы Б.Ельцин исемендәге Урал дәүләт университетында да тагын бер инженерлык мәктәбе булдырырга алыначак.
Заманча инженерлык мәктәпләре булдыру теләге сүздә генә калмасын дисәң, ул финанс ягыннан ныгытылырга тиеш. Яңалыкның бу ягы да Россия хөкүмәте тарафыннан уйланылган төсле. Ник дисәң, һәрбер инженерлык мәктәбе федераль грантка ия булачак. Быелга ул артык шапырынырлык күләмдә үк түгел: һәр мәктәпкә 84,5 млн  сум бүлеп биреләчәк. шуның 6,3 млн сумы профессорлык-мөгаллимлек составын әзерләү, 400 мең сумы сәләтле студентларның стажировкасын һәм практикасын оештыру, ә калган 77,8 млн сумы  әлеге мәктәп проектын гамәлгә ашыру өчен тәгаенләнә. Киләчәктә заман мәктәпләре өчен чыгымнар күләме сизелерлек артырга тиеш. Алдагы ике ел ярымга бюджетта моның өчен барысы 30 млрд  сум акча каралган. Бу исә 2023 – 2024 елларда һәр инженерлык мәктәбенә Мәскәү тарафыннан берәр млрд сум күләмендә өлеш чыгарылырга тиеш. Әле акчалата ярдәм моның белән генә чикләнмәс төсле. Ул мәктәпләрнең кайберләре берничә йөз млн сумнан торган төбәк ярдәменә дә дәгъва кыла. Болар – индустриаль компания-партнёрлар тарафыннан каралган инвестицияләр.
Күпләрегезгә инде мәгълүм дәдер,  «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дигән дәүләт программасының стратегик башлангычы булган «Алдынгы инженерлык мәктәбе» федераль проекты икътисадыбызның югары технологик тармаклары өчен югары квалификацияле инженер кадрларны әйдәп баручы университетларның эре компанияләр белән берлектә әзерләүне күз уңында тота. Быел конкурста җиңеп чыккан вузларга хөкүмәт тарафыннан 2,5 млрд  сум күләмендә грант акчасы бирелергә тиеш, моннан тыш технологик партнёрлар өчен 4 млрд  сум акча каралган. Әлеге проект 2030 елга кадәр дәвам итәчәк. Әмма инде 2024 елда алдынгы инженерлык мәктәпләре 2500 белгеч әзерләп чыгарырга, 28 мең укытучыны яңадан укытып чыгарырга һәм  инженерлар әзерләүнең 506 яңа программасын булдырырга тиешләр.
Алда әйткәнемчә, КИТТУ-КХТИ инженерлык мәктәбен «СИБУР Холдинг», «Газпром», «Аммоний» кебек технологик гигантлар, шулай ук  «РТСИМ» һәм «Системные Решения» дигән IT-компанияләр булдырырга җыена.  Әлеге вузның үзенә шундый дәрәҗәле партнёрларны сайлап алуына гаҗәпләнергә дә кирәкми. Чөнки «химия технологиясе» юнәлеше буенча Россиядәге барлык магистрантларның 23 проценты бу уку йортында укый. СИБУРга да, «Газпром» белән «Аммоний» предприятиеләренә дә заманча компетенцияле кадрларга ихтыяҗ зур.  
Үз мөмкнлекләреннән чыгып һәм дә киләчәккә йөз тотып, КИТТУ-КХТИ Казанда 18 яңа лаборатория (аларның сигезе – химия, ә унысы – цифрлы юнәлешләрдә) булдырачак. Ә бер лабораторияне Менделеевск каласында ачарга җыена. Максатлары – үз партнёрларын моңарчы чит илләрдән кертелгән химик товарларны алыштырырдайларны үзебездә җитештерүне җайга салу. Болар – полимерлар өчен антиоксидантлар һәм стабилизаторлар, полимерлаштыру өчен катализаторлар, минераль ашламалар, җиһазларның сакланышын тәэмин итәрдәй ингибиторлар, эмульгатор һәм деэмульгаторлар – барысы 250 төрдә продукт чыгаруны җайга салу.
2030 елга кадәр әлеге вуз академик бакалавриат базасында партнёр компанияләре өчен 10 меңнән артык белгеч әзерләп чыгару максаты белән яши.  
Иннополис университеты да бүгенге көндә аеруча дефицит саналган IT-белгечләрен укытып чыгаруга җиң сызганып алыначак. Чөнки технологик партнёрлары гына да күпләрне көнләштерерлек: «Газпром», «Ростелеком», «Газпромнефть», VK, «Ак Барс» банкы һәм дә МТС. Шул нисбәттән, үзендә югары белем бирүнең дүрт программасын булдырачак. Болар: «Информацион системалар инженериясе» дигән бакалавриат, «Программалы инженерия», «Системалар һәм челтәрләр хәвефсезлеге и сетей инженериясе», магистратура «Ясалма интеллект һәм мәгълүматлар инженериясе» дигән магистратуралар. Алар буенча киләсе елдан укыта башлаячаклар. Әлеге вуз шулай ук өстәмә һөнәри белем бирү буенча 8 программа әзерли.
Кыскасы, әлеге вуз 2030 елга кадәр илебез өчен уникаль булган биш продукт эшләп чыгаруны җайга салырга һәм 14 меңгә якын IT-белгеч укытып чыгарырга тиеш була. 
КамАЗ һәм «Татнефть» җәмгыятьләре дә үзләрендә алдынгы инженерлык мәктәпләре булдырып, республикабызны укымышлы, заманча белгечләр әзерләп чыгаруда нәтиҗәле эш-гамәлләре белән күп мәртәбәләр куандырыр әле, дигән өметтә калыйк.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ