2025 елда абруй казанган студентлар
Казанда «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025» республика премиясен тапшыру тантанасы узды.
Бәйге «Елның студентлар үзидарәсе органы», «Елның студентлар оешмасы», «Елның студентлар проекты», «Ел интеллекты», «Ел волонтеры», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел IT-ачышы», «Ел студенты» кебек 20 номинация буенча узды. Быел бәйгедә катнашырга 600 гә якын студент теләк белдергән. Иң яхшы спортчылар, старосталар, тулай торак советлары һәм студентлар берләшмәләре вәкилләре дә билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы «Ел студенты – 2025» исеменә Казан дәүләт энергетика университетының I курс студенты, Новороссийск каласыннан килеп белем алучы Даниил Ченцов лаек булды. Гран-при иясе буларак аңа илебезнең һәм дөньяның үзе сайлаган уку йортында белем алу, стажировка узу мөмкинлеге бирелә.
– Безнең киләчәк сезнең кулларда. Шуңа да соңгы елларда республикада яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән күпсанлы проектлар гамәлгә ашырыла. Республика бу юнәлешләрдә актив үсә. Сезгә актив тормыш позициягез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.
Тантанада «Ел интеллекты», «Елның студентлар фәнни оешмасы» номинацияләрендә җиңүчеләргә 100 000 сум күләмендә грант бирелде. «Ел волонтеры» номинациясендә җиңүче «Кол Гали» кунакханәсендә ял итү сертификатына ия булды. «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә җиңүче AIESEC халыкара оешмасында стажировка узу мөмкинлеге алды.
– Ике дистә ел эчендә «Ел студенты» премиясе Татарстанда студент яшьләр өчен төп сыйфат билгесе булды. Анда катнашучылар республиканы «Росмолодежь» һәм «Россия яшьләр берлеге» оештырган милли премияләргә дә тәкъдим ителделәр. Катнашучыларның географиясе дә киңәя, быел аңа 32 югары уку йорты һәм филиалларда белем алучы студентлар кушылды. Чаллыдан, Әлмәттән, Иннополистан гаризалар күп булды. Мондый үсеш шуны дәлилли: актив яшьләр – республикабызның төп хәрәкәт итүче көче, – диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.





Комментарийлар