Логотип Магариф уку
Цитата:

Челтәрле коймак

Һәр хуҗабикә челтәрсыман тишекле коймак пешерергә өйрәнү турында хыяллана торгандыр. Гади генә ризык саналса да, аның нәкъ менә шул челтәрле сыйфаты уңганлыкны күрсәтеп тора бит. Барча күрсәтмәләрне т...

Һәр хуҗабикә челтәрсыман тишекле коймак пешерергә өйрәнү турында хыяллана торгандыр. Гади генә ризык саналса да, аның нәкъ менә шул челтәрле сыйфаты уңганлыкны күрсәтеп тора бит. Барча күрсәтмәләрне төгәл үтәсәң, өйрәнчекләр дә пешерә алырдай коймак рецепты тәкъдим итәм. Эченә эремчек, ит салып төрергә була. Каймак, «сгущенка», бал, кайнатма белән чәй эчәргә дә бик тәмле.
2 йомырка, 500 г кефир, 2 стакан он, чама белән тоз һәм шикәр комын төерләре калмаслык итеп, яхшылап туглыйбыз. Ярты стакан яңа гына кайнап чыккан суга 0,5 бал кашыгыннан мулрак чәй содасы салып, әйбәтләп туглыйбыз. Содалы суны камырга салып тиз-тиз болгатканнан соң, аңа 5 минут кагылмыйбыз. Биш минуттан соң, 2-3 кашык сыек май салып болгатабыз. Камыр әзер. Ябыштырмый торган таба куллансам да, иң беренче коймакны пешергәндә, табаны майлап җибәрәм, калганнарын майсыз гына пешерәм. Коймаклар коры булмасынга, пешеп чыгуга, эретелгән атланмай белән майлап барам.

Чулпан ФИЛИППОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстанның 17 районына су басу куркынычы яный

Татарстандагы сулыкларның 34 ендә махсус приборлар онлайн режимда су күләмен тикшереп тора. Теләсә кайсы вакытта tatarmeteo.ru сайтына кереп, күрсәткечләрне күзәтеп барырга мөмкин. Бу хакта бүген Мини...

Татарстанның 17 районына су басу куркынычы яный
Татарстандагы сулыкларның 34 ендә махсус приборлар онлайн режимда су күләмен тикшереп тора. Теләсә кайсы вакытта tatarmeteo.ru сайтына кереп, күрсәткечләрне күзәтеп барырга мөмкин. Бу хакта бүген Министрлар кабинетындагы брифингта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.
– Быел кар күп, су запасы да уртача күрсәткечләрдән югарырак, – диде ул. – Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Әлки районнары аша агучы Кече Чирмешән һәм Гөбенә елгаларының ярларыннан ташу куркынычы көтелә. Шулай ук, Карлы, Мишә, Казансу, Берсут елгаларында да су күләме артачак дип фаразлана. Әлеге елга юлында урнашкан Буа, Лаеш, Питрәч, Теләче, Мамадыш, Саба, Кукмара, Арча, Биектау районнарында да су басу ихтималы бар.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифасын башкаручы Николай Суржко су басу куркынычы зур булган җирлектә яшәүчеләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга чакыра.
– Эвакуациягә алдан ук әзерләнегез, – ди ул. – Кыйммәтле әйберләрне һәм документларны бер урынга куегыз, су үткәрми торган җылы кием һәм резин итекләрне барлагыз. Дарулар, фонарь (аңа запас батарейкалар), шәм турында онытмагыз. Су басу вакытында краннан су эчәргә ярамый, шуңа күрә 2-3 көнгә җитәрлек су запасын, азык-төлекне алдан ук туплап куегыз. Мобиль телефон һәрчак «зарядкалы» булсын. Транспорт чарасын, көймәгез булса – аны , коткару әйләнәсе, озын бау кебек кирәк-яракларны да хәстәрләп куегыз. Йорт җиһазларын, кыйммәтле әйберләрне икенче катка яисә чормага менгерергә кирәк. Ишек-тәрәзәләрне ачык калдырмагыз. Су, газ, электрны сүндерергә, йорт хайваннарын өйдән чыгарырга, этләрне бәйдән ычкындырырга онытмагыз.
Ләйсән НИЗАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ