Чулпан Җәлилова: «25 август көнен бик авыр кичерәм»
Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова 25 август көнен бик авыр кичерүе турында сөйләде. Бүген ул Муса Җәлил музей-фатирында җәлилчеләрне искә алу чарасында булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.«Бу...
«Бу көнне бик авыр кабул итәм. Бу фатир –халык өчен музей, ә минем өчен үзем үскән фатир. Монда минем бәхетле бала чагым үтте. Әти бу йорттан фронтка китте. 1942 елның гыйнварында монда аны соңгы тапкыр күрдем. Бик бәләкәй булсам да, соңгы очрашуны хәтерлим. Мин чирләп ята идем, хәрби киемнән ул керде: «Чулпан, фронтка җибәрәсеңме?» – диде. Мин «әйе» дип башымны чайкап куйдым», – дип искә алды ул.

Ул әтисен гомер буе тоеп яшәвен әйтте. «Ул үз тормышында шундый күп эш башкарган. Ул барысына да өлгергән, гаилә һәм мин аның өчен мөһим идек. Мин әти кызы идем. Мине «Алтынчәч» репетицияләренә, Матбугат йортына эшкә алып бара иде. Аннан Казансу буйлап көймәдә йөзә идек», – дип сөйләде ул.

Фото: «Татар-информ»
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстанда туган телләр дәресләрен кыскартмаска боердылар
Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре киметелергә тиеш түгел. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шулай дип белдерде. Ул һәр мәктәптә туган телне өйрәнү х...
Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре киметелергә тиеш түгел. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шулай дип белдерде. Ул һәр мәктәптә туган телне өйрәнү хокукы билгеләнгән күләмнән ким булмаган дәрәҗәдә сакланырга тиеш булуын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Мөҗипов яңа уку елыннан беренче һәм бишенче сыйныфларда яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Федераль дәүләт белем бирү стандартының беренче редакциясендә укыту йөкләнеше киметелгән булган.
«Безнең республика, башка төбәкләр тырышлыгы белән Мәгариф министрлыгы бу тәкъдимне хуплады һәм уку-укыту йөкләнешенең күләмен узган ел дәрәҗәсенә кире кайтарды», – дип өстәде мәгариф һәм фән министры урынбасары. Бу турыда ул Казанның уку оешмалары җитәкчеләренең август конференциясендә чыгыш ясаганда сөйләде.
«Татар-информ» 1 сентябрьдән мәктәпләрнең укыту планнарына «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» дәресе кертеләчәген хәбәр иткән иде.
Фото: Казан мэриясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар