Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада җәядән ук ату буенча II Бөтенроссия турниры узачак

2023 елның 16 сентябрендә Алабуга шәһәрендә традицион җәядән ату буенча II Бөтенроссия турниры узачак.“2022 елда беренче турнир бик кызыклы узган иде. Анда Дагстан, Башкортстан, Удмуртия, Әстерхан, Са...

2023 елның 16 сентябрендә Алабуга шәһәрендә традицион җәядән ату буенча II Бөтенроссия турниры узачак.
“2022 елда беренче турнир бик кызыклы узган иде. Анда Дагстан, Башкортстан, Удмуртия, Әстерхан, Самара өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән 65 укчы, шулай ук 7 мең тамашачы катнашты. Проект аша үзебезнең милли кыйммәтләр, мәдәният, тарихны җиткерәбез. Төрле илләрдә күчмә халыкларның уеннары уза. Башкортстан, Төркия, Казахстанда бу уеннар югары дәрәҗәдә үтә. Безнең проект кысаларында бик яхшы инициатива булыр, дип уйладык. Турнир тагын да үссен өчен тырышабыз”, – дип сөйләде әлеге проектны гамәлгә ашыручы «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов.
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгының генераль директор урынбасары Тәнзилә Агишина сөйләвенчә, борынгы заманнардан ук батырлар көч һәм җитезлектә сынашу өчен бергә җыелганнар. Моның өчен иң яхшы һәм уңайлы урыннарны сайлаганнар. “Безнең көннәрдә ярышлар бик матур урында – федераль әһәмияттәге «Алабуга шәһәрчеге» мәдәни мирас объекты территориясендә уза. Алабуга – борынгы шәһәр. Кунакларны үзебездә бик теләп көтеп калабыз, гаиләләрегез белән килегез”, – диде ул.
“Турнирда катнашучылар табигать матурлыгыннан гына түгел, ә палаткалы шәһәрдә яшәп, күчмә мәдәниятне дә тоя алачак. Әлеге ярышларда иң мөһиме ук белән җәянең спорт өчен түгел, гадәти, традицион булуы мөһим. Шулай ук милли киемнәрдән килү дә сорала. Иң матур костюм өчен дә номинация булдырдык. Ә инде II турнирның яңалыгы – сөңге ыргыту буенча да ярышлар булдырдык! Турнирда Россия һәм башка илләрдән 10 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар һәм балалар катнаша алачак», – дип сөйләде Алабуганың имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ