Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел

Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан узган бәйрәм тантанасының башыннан ахырына кадәр «Үткәннән башка киләчәк юк» дигән фикер кызыл җеп булып сузылып барды. Шул ук вакытта әлеге кичә...

Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан узган бәйрәм тантанасының башыннан ахырына кадәр «Үткәннән башка киләчәк юк» дигән фикер кызыл җеп булып сузылып барды. Шул ук вакытта әлеге кичә укытучыны зурлау, аның катлаулы хезмәтенә дан җырлау чарасына да әверелде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
 
Юбилей бәйрәменә килүчеләр тантана башланганчы район мәдәният сарае фойесында әзерләнгән «Тарих этаплары, вакыйгаларның тере альманахы» дип аталган күргәзмәне карады. Биредә мәгариф оешмасының 95 еллык тарихы ун кластерга, ягъни ун чорга бүлеп тәкъдим ителде. Беренче кластер, «Наданлыкны бетерергә!» дип аталып, 30нчы елларны үз эченә алса, соңгысы «Алга, киләчәккә!» дигәне, хәзерге заман мәктәбен тасвирлады.
Бәйрәм барышында да тамашачылар район мәгариф системасының 95 ел эчендә үткән катлаулы да, шул ук вакытта данлы да юлы белән танышты. Гомумән, чара барышында мондый тарихи мизгелләр бик күп булды. 95 ел ара, ил тарихы белән бәйләнеп, аның агышында мәгариф системасының тоткан роле бәяләнде. Һәр этап турында сөйләгәндә хезмәт һәм тормыш юллары район мәгариф системасы белән бәйле булган шәхесләр искә алынды.
Алар арасыннан бәйрәмгә кунак итеп чакырылганнары да бар иде. Күпләре бу көнне сәхнәгә күтәрелделәр йә сүз алдылар. Менә алар: педагогик династияләр вәкилләре, ветеран-педагоглар, мәгариф системасында озак еллар эшләгән җитәкчеләр, район мәктәпләрен төрле елларда тәмамлап районыбыздан читтә һәм туган төбәкләрендә хезмәт куючы күренекле якташлар, укытучылар, тәрбиячеләр, методистлар, педагог-оештыручылар, ата-аналар, укучылар...
«Мин бүген сезнең арада булуыма бик сөенәм һәм бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм», – диде 1985-1999 елларда район мәгариф идарәсе белән җитәкчелек иткән Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Шәфкать Халиков.

«Без тормышта үз юлыбызны тапканбыз икән, бу сезнең дә уңышыгыз, хөрмәтле укытучыларыбыз. Мәктәптә укыганда төрле имтиханнар тапшырып, алар өчен төрле билгеләр алганбыздыр. Ә менә тормыш дип аталган имтиханны «5»ле билгесенә биргәнбез икән, монда укытучының роле бәяләп бетергесез. Рәхмәт сезгә!», – диде якташыбыз, «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәгариф системасы хезмәткәрләренә тарихка сакчыл караш булдырулары өчен тирән хөрмәтен җиткерде.
Данлыклы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, районның мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары, район мәдәният сарае сәхнә осталары тамашачыларны матур да, үзенчәлекле дә чыгышлары белән сөендерделәр. Танылган автор-башкаручы Гүзәлиянең якташыбыз Эльвира Әхмәтова сүзләренә язылган җырларны башкаруы да бәйрәмнең матур бер бизәге булды.

Фото: «Әгерҗе хәбәрләре» 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ