Логотип Магариф уку
Цитата:

Акыл хезмәтеме, кул хезмәтеме?

Балалар да акча эшли ала дисәләр, күбебездә бу хәлгә карата башта ниндидер бер каршылык туа. Алар әле үсәргә, укырга тиеш дигән уй калка. Әмма шул ук вакытта балалар хезмәтен рөхсәт иткән кануннар бар...

Балалар да акча эшли ала дисәләр, күбебездә бу хәлгә карата башта ниндидер бер каршылык туа. Алар әле үсәргә, укырга тиеш дигән уй калка. Әмма шул ук вакытта балалар хезмәтен рөхсәт иткән кануннар бар. Җәйге, яки башка яллар вакытында акча эшләгән балаларны беләбез. Мәктәпне тәмамлаганчы ук, үз хезмәт юлларын башлап җибәргән укучылар да мәгълүм. Димәк, бу – гайре табигый хәл түгел.
Агрокомплекста йөргән чагымда бер яшүсмернең сыр сатуын күреп, аның белән сөйләшеп киткән идем. Мин аны башта йә берәр өлкән кешене алыштырып торадыр, йә булмаса әти-әнисенә ярдәмгә чыккандыр дип уйладым. Әмма ул чын-чынлап үзе ясаган сырны сата икән. Шаккаттым инде.
Гомумән алганда, соңгы елларда яшүсмерләр зурлар кебек фикер йөртә. Һәм актив тормыш алып барырга тели. Алар арасында эшкә урнашып эшләүчеләр дә, үз эшләрен булдырганнар да бар. Хәзерге көндә мәгълүмати мөмкинлекләр чиксез шул. Әле моннан дистә ел элек кенә балаларның күзаллавы китап һәм яшьтәшләре белән аралашуда чикләнсә, тормышка Интернет үтеп керүгә аларның дөньясы киңәйде. Яшүсмерләр өчен дөньяның бар яңалыклары ачык. Интернет челтәрендә төрле кушымталары бар, һәм алар аша хәтта үз бизнесыңны көйләргә була. Яки шул кушымталарны ясап сатарга да мөмкин. Үсмерләр яңа технологияләр дөньясында судагы балык кебек йөзә. Вакытларын зыянлы уеннарга багышлаганчы, кирәкле эшкә кулланулары хуплауга лаек. Данияр да үзе җитештергән сырны башта Интернет аша саткан. Шуннан аның сәүдәсе киңәйгән. Димәк, виртуаль дөньяны үзеңә файдалы якка бору чыннан да мөмкин.
Дәүләт тә яшүсмерләрнең активлыгын игътибарсыз калдырмый хәзер. Үз эшен булдырган мәктәп яшендәге балалар өчен махсус грантлар системасы эшли. Республика күләмендә «Бир бишне!» проектлар конкурсы игълан ителү дә яшүсмерләргә зур ярдәм булыр дип көтелә. Шул уңайдан безне Республика балалар инновацион үзәгенә яңалыклары белән танышырга да чакырдылар.
Мине исә үз эшләрен булдырырга теләгән балалар хакындагы сораулар кызыксындырды. Балалар инновацион үзәге директоры Дамир Әхмәтҗанов белән технологияләр өлкәсенең киләчәге хакында сөйләшүебез дә хезмәт өлкәсендәге үзгәрешләр һәм кешелекнең кул эшеннән акыл эшчәнлегенә таба йөз тотуына нигезләнде. Яшьләр нәкъ менә шундый үзгәрешләр узган дөньяда яшәячәкләр бит.
– Бүгенге көндә Татарстан – информацион технологияләр буенча иң алдынгы регион.
Республика хөкүмәте максималь цифрлаштыру эшен планлы рәвештә тормышка ашыра. Балалар инновацион үзәге ачылу алдынгы технологияләр һәм программалар буенча укыту мөмкинлеген тудырды. Бүгенге көндә бездә укып, балалар үзләренең электрон кушымталарын ясый алалар һәм, инде тупланган тәҗрибә нигезендә, хәтта махсус заказлар алып, Интернет дөньясында акча эшләү мөмкинлегенә дә ия булалар. Киләчәк шундый тәвәккәл яшьләр кулында, – дип башлады сүзен үзәкнең директоры Дамир Фәнүз улы.
– Хәзерге дөнья цифрлаштыруга һәм Интернетка шулкадәр бәйләнгән. Бу хәлнең файдалы ягы нәрсәдә соң?
– Бүгенге көндә күп эшләр виртуаль рәвештә һәм зур тизлектә башкарыла. Киләчәк интернет-платформалар һәм ясалма интеллект үсешенә бәйле. Эшләр белән идарә итү ясалма интеллект ярдәмендә һәм бик ерак аралардан да торып башкарыла алачак. Кешеләрнең үз гомерләрен кызыклырак яшәр өчен буш вакытлары да күбрәк калачак. Вакытны яңа идеяләргә, сәяхәтләргә багышларга мөмкинлек туачак.
– Хезмәт кешене кеше иткән, дибез. Ә хәзер без хезмәттән ераклашачакбыз түгелме соң? Ул кире тәэсир дә бирергә мөмкиндер бит.
– Кешеләр үзгәрәчәк. Аларның үсеш юлы башка хәзер. Кешеләр идеяләр дөньясына якыная, кул хезмәтенә караганда акыл хезмәте өстенлек алачак.
– Цифрлы өлкәгә кереп, үз эшләрен булдырырга һәм аны киңәйтергә теләгән яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Яшьләр, цифрлы платформада эш башлар алдыннан, үзләренә кызыклы бизнес өлкәсенең үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш. Күп вакыт мин нәрсә телим, дип максат куялар. Болай эшләү дөрес түгел. Төп сорау: кулланучыга нәрсә кирәк? Шулай дип эшкә алынсалар, урынның үзенчәлекләрен, эш юнәлгән аудиториянең яшен дә исәпкә алсалар, уңыш озак көттермәс.
Әлеге сөйләшүдән яшьләр өчен мөмкинлекләрнең шактый зур булуын аңладым. Әлбәттә, яшүсмернең хыял-омтылышлары һәм билгеле бер һөнәргә осталыгы булу да бик кирәк, өлкәннәрнең юл күрсәтүе дә мөһим. Бөтен үсмерләрнең дә зиһен куәте, иҗади мөмкинлекләре бер түгел. Һәм күп вакытта үз эшләрен ачканчы, башта билгеле эшкә урнашып тәҗрибә туплауны да кулай күрәләр яшьләр. Интернет киңлекләрен дә төрлечә куллану мөмкинлеге бар икәнлеген дә онытырга ярамый. Берәүләр цифрлы платформаны, заманча өлкәләргә кереп, акыл хезмәте, иҗат эшләре өчен файдалансалар, икенчеләр Интернетта үз хезмәт җимешләрен башкаларга тәкъдим итү мөмкинлекләрен таба.
ЭШЛӘҮЧЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН КАНУННАР НИНДИ?
Тик шулай да менә мин теләдем дә эшкә урнаштым, йә уйладым да үз бизнесымны ачтым дип кенә эшкә тотынып булмый. Яшүсмерләр эшчәнлегенең үзенчәлекләре белән бәйле кануннар да бар бит. Димәк, аларны да белергә тиешбез. Юкса акча эшлисе урында штрафка тартулары да мөмкин. Бу хәл бигрәк тә эш бирүчеләргә кагыла. Унсигез яшькә кадәрге әле балигъ булмаган үсмерләрне эшкә алганда, эш бирүчеләр аеруча игътибарлы булырга, билгеле бер таләпләрне үтәргә тиешләр. Хәзер үсмерләрне ундүрт яшьтән эшкә алырга рөхсәт ителә. РФ Хезмәт кодексының 63 нче статьясында мондый очраклар аерым-аерым теркәлгән.

  1. Ундүрт яше тулмаган балаларны кино, театр, цирк оешмаларына эшкә алырга рөхсәт ителә. Ләкин хезмәт килешүенә алар өчен ата-аналары яки опекуннары (опека органнары рөхсәтеннән соң) кул куя.

  2. Ундүрт яшьлек балаларны җиңел һәм уку вакытыннан тыш башкарыла торган эшләргә генә кабул итәргә ярый. Хезмәт килешүе ата-ананың берсе яки опекун рөхсәте белән төзелә.

  3. Унбиш яше тулган яшүсмерләр хезмәт килешүен мөстәкыйль төзи алалар. Ләкин аларны зыянлы җитештерү хезмәтенә алу тыела, шулай ук эш белем алуга да комачау итәргә тиеш түгел.

  4. 16 яше тулган яшүсмерләрне чикләүче шартлар юк. Алар хезмәт килешүен мөстәкыйль төзи.


Эш шартлары сәламәтлеккә зыянлы булган җитештерү оешмаларына балигъ булмаган балаларны эшкә алу рөхсәт ителми. Бу төп шарт РФ Хезмәт кодексының 265 нче статьясында язылган. Шулай ук эш бирүче яшүсмерләрне ике төрле вазифага берьюлы терки алмый, материаль җаваплы хезмәттә һәм дини оешмаларда да балигъ булмаганнарга эшкә урнашу тыела.

ДАНИЭЛЬ ЯКОВЛЕВ, 15 яшь. Балалар инновацион үзәгендә укытучы ассистенты булып эшли.
– Әти-әнием кечкенә чагымнан программалаштыру түгәрәгенә йөрттеләр. Мәктәптәге информатика дәресе дә бик ошый үземә. Балалар өчен инновацион үзәк ачылгач, андагы курсларда белем ала башладым һәм менә бүгенге көндә үзем укытучы ассистенты. Әлеге өлкә мине зур мөмкинлекләре белән кызыксындырды. Бүгенге көндә команда белән ясалма интеллект эшлибез. Ул компьютер аркылы эшләнәсе күп кенә эшләрне үз өстенә алачак, мәсәлән, видеоларны монтажлау, компьютер уеннары язу һәм вёрстка эше... Аннары, балалар инновацион үзәгендәге эшемнән тыш, операторлык һөнәре буенча да төрле проектларда катнаша башладым. Мәсәлән, бездәге базада фантастик фильм төшерелә. Анда оператор ярдәмчесе эшен башкарам. Минем бер буш вакытым калмый. Әмма бу хәлгә әти-әнием куана гына, чөнки алар алда торган перспективаны күрәләр. Мәктәптә укуыма зыян килми. Киресенчә, һәр минутның кадерен белеп яшим. Юкка сарыф ителгән вакытны кире кайтарып булмый бит.

РЕНАТА ШАҺГАЛИЕВА, 17 яшь. Открыткалар эшләп сата.
– 2019 елда әнием белән бергәләп, открытка ясап, табыш алу турындагы хыялыбызны тормышка ашыра башладык. Шул ук елны 14 февральгә беренче коллекциямне ясап та өлгерттем. Мин эшләгән открыткаларны әнием бик ошатты. Шул көннән без эш күләмен арттыру, аны төрлеләндерү юнәлешендә эшлибез. Әнием шәхси эшмәкәр булып теркәлде. Сеңлем дә открыткаларның рәсемнәрен ясау эше белән кызыксынып китте. Киләчәктә дә үз эшебезне үстерәчәкбез һәм кабатланмас, үзенчәлекле открыткалар ясаячакбыз. Үз эшең булу тормышка җавап-
лы карарга өйрәтә.
 

ДАНИЯР ГОМӘРОВ, 16 яшь. Үзе ясаган сырларны сату эшен оештыручы.
– Мин «Эшмәкәрлек фабрикасы»нда укып, эшмәкәрлек буенча белемнәремне арттырырга булган идем. Анда укыганда, безгә бизнес-проект уйлап табу бурычы куйдылар. Аңа кадәр әбиемнең сыр ясавын карап торырга да аңа булышырга ярата идем инде. Шуңа әлеге яраткан шөгылемне проект буларак тәкъдим иттем. Өй сырын ясап, аны социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аркылы сата да башладым. Үзмәшгуль булып теркәлдем. Табышлы хезмәтем шулай үзенең уңай нәтиҗәләрен китерә башлады. Укуга зыяны булмады. Киресенчә, миңа химия, физика фәннәрен өйрәнү тагын да кызыклырак була башлады. Әлбәттә, әти-әнием дә ярдәмгә килде. Алар миңа сыр ясау өчен мөмкинлекләр тудырды. Иң төп плюс – без дөрес итеп бизнес алып барырга өйрәндек. Киләчәктә шушы юнәлештә белем алып, эшемне киңәйтергә өметләнәм.
ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ КҮПМЕ КАРАЛГАН?
Каникуллар вакытында 14 яшьлекләр – көненә дүрт сәгатьтән, 15 яшьлекләр биш сәгатьтән артык эш белән мәшгуль була алмыйлар. 16 яшьтән зуррак балалар җиде сәгать хезмәт куя ала. Эш уку чорында барганда, бу нормалар кыскара: 14–16 яшьлекләр – 2,5 сәгать, 16–18 яшьлекләр 4 сәгать эшли ала. Бу вакыт чикләре № 139-ФЗ Федераль законы белән беркетелгән. Барлык яшүсмерләргә дә 31 календарь көн күләмендә отпуск ялы бирелергә тиеш.
ЭШ ТАБАР ӨЧЕН КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?
Җәйге каникул вакытлары якынлашкач, күп яшүсмерләрнең эш табасылары килә. Бу очракта һәр райондагы Күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андагы мәшгульлек бүлекләре балаларга туры килә торган вакытлыча яки даими эш урыннары тәкъдим итә. Күп шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә үсмерләргә, яшьләргә юнәлеш күрсәтү, хезмәт тәмен тоярга өйрәтү максаты белән оештырылган ресурс үзәкләре дә эшли.
Яшүсмерләргә эшкә урнашу өчен кирәкле документлар исемлеге:
паспорт, СНИЛС, уку йортыннан белешмә, сәламәтлек хакында белешмә. 14–16 яшьлек яшүсмерләр шулай ук ата-аналары яки опекуннарының язмача ризалыгын да алып килергә тиеш.
Алда язып узганымча, төрле оешмаларга эшкә урнашу белән беррәттән, хәзер яшүсмерләрнең үз эшләрен ачу мөмкинлеге дә бар. Тик балигъ булмаганнар шәхси эшмәкәр булып теркәлер өчен суд аша рөхсәт алырга тиешләр, шуңа да 18 яшь тулганчы үзмәшгуль булып теркәлү кулайрак. Ул очракта ата-аналар һәм опекуннарның рөхсәте җитә.

Айсылу ИМАМИЕВА


Фотолар Балалар инновацион үзәге һәм автор архивыннан


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ