Әлмәттә «Донбасс экспрессы» музыкаль мәктәбе-фестивале уза
11–23 августта Әлмәттә «Донбасс экспрессы» белем бирү музыкаль мәктәбе-фестивале үткәрелә. Проектта Россиянең 15 тән артык төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 89 яшь музыкант катнаша.
Катнашучылар скрипка, альт, фортепиано, виолончель һәм хор белән җырлау юнәлешләрендә белем ала.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар, музыка тарихы һәм теориясе буенча семинарлар, рус әдәбияты һәм сәнгате турында лекцияләр, рәсем дәресләре һәм фикер алышулар белән кино күрсәтү дә оештырыла. Чараларда рәссам Константин Сутягин, Мәскәү консерваториясе укытучысы Григорий Рымко, протоиерей Феликс Стацевич һәм «Веретёнце» балалар фольклор ансамбле укытучысы Светлана Новикова катнаша.
«Донбасс экспрессы» – Леонид Лундстремның Иҗади остаханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган белем бирү һәм мәдәни-агарту проекты. Ул Президентның мәдәни инициативалар фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Әлмәт мәдәният идарәсе ярдәме белән үткәрелә.
Мәктәп-фестиваль тантаналы концерт белән ачыла һәм шундый ук концерт белән тәмамланачак. Белем бирү программасының йомгаклау өлеше катнашучыларның хисап концертларыннан торачак.





Комментарийлар