Алсу Нәбиева: «Хатын-кыз сизгер һәм чыдам»
Әңгәмәнең тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының июль саныннан укырга мөмкин.
Алсу Нәбиева – Татарстанның зирәк һәм эшлекле ханымнарыннан берсе. Ректор һәм депутат буларак та башкарган киңкырлы эшчәнлеге егетләрне көнләштерерлек.
Аның Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе буларак башкарган киңкырлы эшчәнлеге егетләрне көнләштерерлек. Һәрвакыт елмаеп торучы Алсу ханым белән төп эшчәнлеге турында гына түгел, замана хатын-кызына хас сыйфатлары турында да сөйләштек.
– Алсу ханым, Россия кооперация университетының тарихы шактый бай. Бу абруйлы уку йорты һәрвакыт заман өчен кирәкле белгечләр укытып чыгарган. Хәзерге вакытта яшьләргә нинди юнәлешләрдә гыйлем бирәсез?
– Россия кооперация университеты йөз елдан артык икътисадның төрле өлкәләре өчен югары квалификацияле белгечләр әзерли. Күптөрле белгечлекләр арасында: икътисад, таможня эше, икътисади куркынычсызлык, бизнес-информатика, сервис, продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру, товар белеме, юриспруденция һәм башкалар бар. Бүген бу Россиянең иң эре челтәр вузы, аның Калининградтан Камчаткага кадәр 15 филиалы бар һәм анда 40 меңнән артык студент белем ала. 2024 елгы милли агрегация рейтингы нәтиҗәләре буенча ул Россиянең Топ-200, 2 югары уку йорты лигасына керде, шулай ук илнең 200 шәхси белем бирү оешмасы арасында мактаулы беренче урынны алды.
Университетта өзлексез белем бирү системасы нәтиҗәле эшли. Ул башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирүне, югары уку йортыннан соң өстәмә һөнәри белем бирүне, белгечләрнең квалификациясен күтәрүне һәм яңадан әзерләүне, аспирантурада һәм докторантурада укуны, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклауны үз эченә ала.
Бүген безнең университетта заманча лекция заллары һәм махсус лабораторияләр, компьютер класслары һәм лингафон кабинетлары, иҗади эшкә кирәкле интерактив җиһазлар белән җиһазландырылган аудиторияләр бар. Китапханәнең уку, фәнни, нәфис әдәбият фонды даими тулылана һәм яңартыла. Без халыкара хезмәттәшлек өлкәсен дә даими киңәйтеп торабыз. Яңа белгечлекләр кертәбез, диссертация Советлары ачабыз, инновацион лабораторияләр җиһазландырабыз.
- Бу кадәр күп тармакларда эшләргә тиешле кадрларны әзерләү өчен укытучылар үзләре дә бик югары әзерлектә булырга тиеш бит.
– Россия кооперация университеты үзенең профессор-укытучылар составы белән хаклы рәвештә горурлана. Безнең укытучылар – югары квалификацияле белгечләр генә түгел, ә үз өлкәләрендә дөньякүләм танылган галимнәр. Аларны илебездә дә, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Педагоглар арасында дәреслек авторлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм практиклар бар. Ил икътисадын модернизацияләү шартларында аларның үз идеяләрен тормышка ашырырлык шартлар кирәк. Ректорат моны тудырырга тырыша.
Вуз, үз студентларына заманча белем бирүдән тыш, аларда әхлакый нигезен формалаштырырга тиеш. Бу яктан да төрле юнәлешләрдә эш алып барабыз. Яшьләр фән белән кызыксынсын, спортта һәм иҗат белән шөгыльләнсен өчен безнең университетта заманча мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә дә студентларыбыз конкурсларда һәм спорт ярышларында призлы урыннар алып. Остазларын шатландырып торалар. Бу – университетның престижын күтәрүгә дә йогынты ясый.
- Сез чит илләргә дә кадрлар әзерләгәнсез, хәзер дә чит илләрдән килеп укучылар бармы?
– Безнең югары уку йортын тәмамлаучылар бөтен Россия буенча, шулай ук күп кенә чит илләрдә уңышлы эшли. Казан кооператив институтында укучы студентларның 3–5 проценты – чит илләрдән килүче егетләр һәм кызлар. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Азәрбайҗанга туры килә. Кытайдан килеп, белем алучы студентлар да бар. Бездә урта һөнәри һәм югары һөнәри белем бирү программалары уңышлы төзелгән. Чит ил студентларының күбесе, урта һөнәри белем алуны тәмамлагач, бакалавриатка, магистратурага укырга керә. Аннан соң аспирантура үтәргә теләүчеләр дә байтак. Белгечлекләр арасында иң популярлар нинди дип сорасагыз, җавап бирәм: таможня эше, бухгалтерлык хисабы һәм финанслар, банк эше яшьләрне үзләренә аеруча җәлеп итүче тармаклар булып тора..
– Алсу ханым, сезнең уку йортында милли тәрбиягә дә аерым игътибар бирелә. Тәрбия өлкәсендә вузга гына хас нинди чаралар уза?
–Биш ел инде Казан кооператив институтында үзенчәлекле Татар мәдәнияте үзәге эшли. 2022 елдан башлап үзәк ХХ гасыр башында алтын приисклар хуҗасы булган сәүдәгәр, меценат, күренекле шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) исемен йөртә. Мәктәп укучылары өчен Дәрдемәнд премиясе булдырдык. Беренче премиягә лаек булган 9 нчы сыйныф укучысы Әнвәр Хәертдинов, укытучысы Зифа Гәрәева Төркиянең Мәрмәрә университеты белән танышып кайттылар.
Татар мәдәнияте үзәгендәге сәүдәгәрләр музеенда 400 дән артык экспонат тупланды. Милли хәзинәләр арасында Гаяз Исхакыйның аудиоязмасы, Һади Такташ әнисенең балаларына язган хаты, композитор Сара Садыйкованың шәхси әйберләре, рәссам-хәттат Нәҗип Нәккаш иҗат иткән шәмаилләр, тугралар саклана. Рәссамнар – Әлфия Нурхәмитованың картиналары, Гөлсем Хаҗиева ясаган шәхесләр портретлары диварларыбызны бизи, биредә рәссам Надия Фәхретдинова эшләрен дә күрергә мөмкин. Музейга Татарстан язучылары, галимнәре үз китапларын даими бүләк итеп торалар. Үзәк эшчәнлегенең эчтәлегенә килсәк, ул татар халкының күренекле вәкилләре белән очрашулар, конференцияләр, конкурслар, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслардан гыйбарәт. Безнең максат – яшьләрдә туган телгә, тарихка, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.
Әңгәмәнең тулы вариантын “Гаилә һәм мәктәп” журналының июль саныннан укырга мөмкин.
Мөршидә Кыямова
Комментарийлар