Логотип Магариф уку
Цитата:

Алтын медаль күпме тора?

Бар иде орден-медальләрнең дәрәҗәле чаклары! Куйган тырыш хезмәтеңнең ниндидер әҗерен күреп, куаныч кичереп йөргән чаклар…Арабызда урта мәктәпне тәмамлаганда ук инде сирәк-мирәк кенә булса да алтын я...

Бар иде орден-медальләрнең дәрәҗәле чаклары! Куйган тырыш хезмәтеңнең ниндидер әҗерен күреп, куаныч кичереп йөргән чаклар…
Арабызда урта мәктәпне тәмамлаганда ук инде сирәк-мирәк кенә булса да алтын я көмеш медальле булып, югары уку йортына ансат кына укырга кереп куючылар очраштыргалый иде. Ул чакта тоташ классы белән вузга да кермиләр иде шул. Хәзер генә ул унбер ел буена мәктәптә тарта-суза «3» легә укып йөргәне дә студент булып йөргән була. Без яшь чакта мәктәптә алган медальләрнең дәрәҗәсе үк (әллә белем алуга булган омтылышыбыз да микән?) югары иде шикелле. Алтынныкы гына түгел, хәтта көмеш медаленең дә. Ни дисәң дә, без совет мәктәбендә укыган чакта алтын медальлеләр бернинди керү имтиханнары тапшырмыйча ук илнең теләсә-кайсы югары уку йортына укырга керә алу хокукына ия була иде. Ә инде көмеш медальлеләр исә керү имтиханнарының беренчесен «5» легә тапшырса, калган өч имтиханны бөтенләй тапшырмыйча ук үзен вуз студенты итеп саный ала иде. Хәзер инде заманнар башка: тырыш хезмәтнең кыйммәте, дәрәҗәсе тоныкланып, акча, байлык, бизнес, ЕГЭ – тормыш тоткасы. Бер уйласаң, унбер ел буена барлык фәннәрне «5»ле билгесенә генә үзләштерү – үзе бер батырлык: үҗәтлек һәм тырышлык нәтиҗәсе. Һәм ул, ничектер, бәяләнергә дә тиештер. Без, гади халык, шулайрак уйлавын уйлыйбыз да, тик менә ил һәм мәгариф түрәләре генә башкача фикердә шул…
Бер уйласаң, укучыларга бирелә торган алтын медальләрнең тарихы ерак чорларга барып тоташа. Беренче алтын медаль Россия империясендә моннан төп-төгәл 190 ел элек – 1828 елда бирелгән икән. Шул чордан бирле укучыларга медаль бирүне юкка да чыгарып караганнар, аннан кабат өләшә башлаганнар. Соңгы тапкыр Россиядә чыгарылыш сыйныф укучыларына алтын медаль тапшыруны 2013 ел ахырыннан гамәлдән чыгарган булганнар. Сәбәбен медальләрне лаеклысына да, лаексызына да уңлы-суллы күпләп өләшенә башлауда дип аңлатканнар. Моннан тыш, ул чакта ук инде алтын медальләр вузга кергәндә бернинди льгота бирми башлаган. Шулай булуга да карамастан, Россия мәгариф һәм фән министрлыгының бу боерыгы киң җәмәгатьчелектә тискәре резонанс тудырган. Шунлыктан Дәүләт Думасы укучыларга алтын медаль бирү мәсьәләсен ашыгыч төстә карарга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә 2014 елның маенда Россия Президенты чыгарылыш сыйныф укучыларына «Укуда аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен» дигән алтын медальләр тапшыруны кабат бирә башлау турындагы Указга кул куя. Шуннан бирле инде быел унынчы ел мәктәпләрдә алтын медаль өләштеләр.
Узган уку елыннан мәктәпкә көмеш медальне дә кайтардылар.
Бу Мәгариф министрлыгының чыгарылыш укучыларына медальләр бирү кагыйдәсен раславы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әйтик, алтын медаль (I дәрәҗә «Укуда аерым уңышлар өчен») барлык фәннәр буенча да «бик яхшы» билгесе торган һәм рус теленнән БДИны кимендә 70 баллга биргән чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырылачак. Шулай ук БДИда тагын бер дисциплина буенча кимендә 70 балл җыярга кирәк. Көмеш медаль (II дәрәҗә «Укуда аерым уңышлар өчен») барлык уку предметлары буенча йомгаклау билгеләре «бик яхшы» һәм кимендә ике предметтан «яхшы» билгесе булган чыгарылыш укучыларына бирелә. БДИ балларына килгәндә, рус теле буенча кимендә 60 балл һәм бер предмет буенча БДИда шул ук 60 балл булырга тиеш. Көмеш медаль вузга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 3 балл бирә алачак. Алтын медаль исә өстәмә 5 балл бирә.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ