Логотип Магариф уку
Цитата:

Әни ипие

Дәү әнием оста ипи пешерүче иде. Мич алды тутырып, алтышар ипи пешергәнен хәтерлим, әнием дә бу һөнәрне дәвам итте. Гаилә традициясенең үземдә өзелүен теләмәдем, әниемнән колмак чүпрәсе белән ипи пешерү серләрен өйрәндем. Гел эзләндем, яңа әйберләр өйрәнәсе килде. Аш-су осталарыннан язып алдым, осталык дәресләре үттем, Интернетта эзләндем. Нәтиҗәдә бүген 5 төрле ачыткы белән ипи пешерәм: колмак, арыш, бодай, җиләк-җимеш ачыткысы белән һәм «хмелёвушка». Соңгы елда үзебезнең борынгыдан килгән колмак ипиенә – әни ипиенә кайттым. Әниләр көнендә бергәләп пешерик әле.

Колмактан ачыткы эшләү тәртибе:

1 литр суга 20–25 грамм колмак күркәләре салып, кайнап чыккач, 30–40 минут талгын утта кайнатырга. Кайнар килеш сөзәргә. Он салып, коймак камырыннан куерак кына итеп болгатырга. Җылымса хәлгә җиткәч (бармак пешмәсә), 2–3 кашык ачыткы (алдагы әзерләнгән запас ачыткы һәрвакыт булып торсын) салып, 1 тәүлеккә җылы урынга куярга. Әзер булгач, суыткычта сакларга.

Запаста ачыткыгыз булмаган очракта да ачый ул. Җылы урында озаграк, 4 көн тотарга кирәк була.

 

Камыр кую тәртибе:

Кичтән 2–3 кашык ачыткы, 1 стакан җылы су, он бутап, ипигә баш ясагыз. Иртән шул апарага тагын 1 стакан су, 1 аш кашыгы тоз, он салып изегез. Җылы урынга куегыз. Камыр ныклап күпергәч, формаларга салыгыз. Савытларга камырны яртылаш кына салыгыз. Кабаргач, мичкә куегыз. Үз духовкагызның режимы буенча температурасын билгеләгез,  180–200 градуста 1 сәгать тә пешеп чыга.

 

ГМ КИҢӘШ

Ипи камырын һәрвакыт бер йомырка зурлыгында алып калырга гадәтләнегез! Аны, банкага салып, холодильникта саклагыз. Шул ачы камырны кулланып, ипи башы ясап, тагын ипи пешерергә була. Колмак чүпрәсе эшләгәндә дә шул ачы камырны кулланырга мөмкин.

 

Лайфхак

Колмак чүпрәсе эшләү өчен «ачыткы» кирәк бит. Кибетнең чи чүпрәсе белән ипигә камыр эшләгез. Ул тиз кабара. Һәм шул ипи камырын колмак чүпрәсен эшләгәндә ачыткы итеп куллана аласыз. Аннан соң инде, гел запаста чүпрә эшләү өчен ачыткыгызны саклагыз, бетермәгез! Колмак маркетплейсларда да сатыла.

 

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ