«Әниемне ясыйм» бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды
«Гаилә һәм мәктәп» журналы игълан иткән «Әниемне ясыйм» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучыларына әниләренең фотосурәтенә карап, аның рәсемен ясарга һәм безг...
«Гаилә һәм мәктәп» журналы игълан иткән «Әниемне ясыйм» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучыларына әниләренең фотосурәтенә карап, аның рәсемен ясарга һәм безгә юлларга тәкъдим ителгән иде. Бәйгегә барлыгы 181 рәсем кабул ителде. Алар magarif-uku.ru порталында урнаштырылды. 12 көн дәвамында порталда бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылды. Үз фикерен 34 меңнән артык кеше белдерде. Нәтиҗәдә, жиңүчеләр булып Казанның 314нче балалар бакчасына йөрүче Степан Плотицын һәм аның әнисе танылды. Аның рәсеме өчен 4034 кеше тавыш бирде.
Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты», ә җиңүчеләргә исә диплом белән бергә театрга билетлар тапшырылачак. Нәтиҗәләр һәм иң күп тавыш җыйган рәсемнәр «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында басылып чыгачак.
Котлыйбыз!

Комментарийлар