Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – «Студентлар десанты», ә Мамадышта студентлар очраша

Студент чаклар...

Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Һәркем өчен үзеңне эзләү, табу, иҗат итү, җитди эшләр чоры да бит әле ул. Сагындырачак әле студент еллары!

Бу көннәрдә студентларыбызның, кышкы сессияне тапшырганнан соң, беркадәр хәл җыяр чагы – кышкы каникул көннәре. Тик каникул дип, ял итеп кенә ятмый алар.

Әйтик, Арча гуманитар-техник техникумы студентлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге оештырган  “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Алар анда, Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары-шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Нурмөхәммәтова, Эчке Эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Һашим Гарәпшин, ЮХИДИның имтиханнар бүлеге җитәкчесе Радис Гарифуллин, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән очрашып, эчкерсез әңгәмә кордылар.

Кунаклар студентларны Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү шартлары, шулай ук эчке эшләр органнарында хезмәт итү тәртибе һәм таләпләре белән таныштырды.

Күптәнге гадәт буенча ел да февраль аеның беренче шимбәсендә республикабызның күпчелек мәктәпләрендә студентларның мәктәпләрдә очрашулары үтә. Быел ул 3 февраль көненә туры килә. Бу көнне Мамадыш районы мәктәпләре дә үзләренең элекке укучыларын очрашуларга дәшә. Араларында, әлбәттә, күпчелеге – студентлар. Мамадыш шәһәренең дүрт мәктәбендә дә студентлар очрашуына ныклап әзерләнәләр.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ