Арчада «Ел тәрбиячесе» бәйгесе узды
Арчаның 7 нче һәм 8 нче балалар бакчаларында «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре ачыкланды. Бәйге ике номинациядә үтте. «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркем...

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны яулаган тәрбиячеләр – 7 нче балалар бакчасыннан Алинә Хәсәнова, 4 нче балалар бакчасыннан Лилия Гәрәева, 8 нче балалар бакчасыннан Нәзирә Гыйльметдинова бәйгенең зона этабында катнашачаклар.
Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Камаева һәм методист Алинә Иманаева бүләкләде.
Комментарийлар