Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-аналар советы ярдәм итә ала

Җәмәгатьчелек сезнең барлыкны беләме, нинди мәсьәләләр хәл итәсез кебек сораулар белән Татарстан Мәгариф министрлыгы каршындагы Ата-аналар советы рәисе Наталья Фроловага мөрәҗәгать иттек.–Оешканыбызга...

Җәмәгатьчелек сезнең барлыкны беләме, нинди мәсьәләләр хәл итәсез кебек сораулар белән Татарстан Мәгариф министрлыгы каршындагы Ата-аналар советы рәисе Наталья Фроловага мөрәҗәгать иттек.
–Оешканыбызга өч ел инде. Без шушы дәвердә республикабызда укучыларны ничек тукландыруларына күзәтчелек итәбез. Ата-аналарны җәлеп итеп, методик киңәшләргә нигезләнеп, мәктәпләрдә ничек тукландыруларына күзәтчелек итүнең бердәм таләпләрен эшләдек. Дөрес, без Казанны колачламадык. Чөнки башкалабызда тукландыру департаменты эшли. Инде тәгаен сыйфат күрсәткечләре булдырылды. Шулай итеп, бик күп аңлашылмаучылыкларны, ата-аналарның мәктәп ашханәләренә булган күп кенә нигезсез дәгъваларын шактый киметүгә ирештек. Ата-аналар белән аңлаштык, мәгариф идарәләре, мәктәпләр белән теләктәшлек таптык дип әйтә алам. Хәтта мәктәп белән гаилә арасында бер арадашчыга әйләндек дип тә әйтергә була. Хәзер, укучылар бернинди ыгы-зыгысыз белем алсын өчен, укытучыларның тулы канлы ярдәмчеләренә әйләнүне максат итеп куйдык.
Узган елның декабреннән безгә мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләренә күзәтчелек итү вәкаләте дә бирелде. Хәзер патриотик юнәлештә, тәрбия эшләрендә дә катнаша башладык. Без ата-аналарның белемен, вәкаләтлелеген күтәрү җәһәтендә дә эшкә керештек. Ата-аналарга бушлай шәхсән, төркемләп педагогик, психологик, методик киңәш бирү юнәлешендә дә эшлибез.
Республика ата-аналар советының һәр районда вәкиле бар. Җирле мәгариф идарәләре белән килештереп, ата-аналар арасыннан иң активын сайлап алдык. Ул кеше үз районындагы  барча ата-аналар комитетлары, мәктәпләр белән даими элемтәдә, җирле вазгыятьтне белеп тора. Шушы рәвешле җирлектә булган барча теләк-ихтыяҗлар, дәгъвалар миндә җыела. Мин аларны үз чиратымда министрлыкка җиткерәм. Шөкер, бу мәсьәләләрнең күбесе үз вакытында, тиз хәл ителә. Теге яки бу аңлашылмаучылыкны җәнҗалга җиткерми хәл итү өчен моның зур файдасы бар дип уйлыйм. Мактанып әйтүем түгел: безгә килгән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә җавапсыз калмады, ниндидер ярдәм күрсәтелде.
Безнең мисалдан үрнәк алып, хәзер Мәскәүдә, Россия Мәгърифәт министрлыгы каршында Бөтенроссия ата-аналар советы оештырылды. Анда илнең барча төбәгеннән –                                  89 регионнан вәкил бар. Табигый, анда Татарстаннан мин кердем. Хәзер без республика-өлкәләрдә килеп чыккан мәсьәләләрне турыдан-туры Россия мәгариф министрының үзенә  дә җиткерә алабыз.
Җәмәгатьчелек игътибарына шуны да җиткерим әле: квартал саен ата-аналар советының утырышы була. Ул ата-аналар катнашында, онлайн рәвештә уздырыла. Без анда барча башкарылган эшләребезгә хисап тотабыз. Анда ирешелгәннәр, хәл ителеп бетмәгән проблемалар турында сөйләшәбез. Утырыш вакытында ата-аналар сорау бирә һәм шунда ук җавабын да алырга мөмкин. Утырышта мәгариф министры җитәкчелеге дә катнашмый калмый, – дип сөйләде ул безгә.

Рәшит МИНҺАҖ


Кызыксынучыларга Татьяна Васильевна Фролованың телефонын да хәбәр итәбез. Бу номер ватсапта да бар. Язма рәвештә дә хәбәрләшергә мөмкин. 89050203636   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ