Әтием Ватан данын яклап сугышкан, тик ... онытылган
Алдымда «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән китап тора (Казань: Хәтер китабы, 2009). Мин аны зур кызыксыну белән укыйм, чөнки минем туган ягым – Чүпрәле районы.Әлеге китап – хәтер китабы. Хәтер и...
Алдымда «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән китап тора (Казань: Хәтер китабы, 2009). Мин аны зур кызыксыну белән укыйм, чөнки минем туган ягым – Чүпрәле районы.
Әлеге китап – хәтер китабы. Хәтер исә бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең күңелләребездә, аныбызда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә бүгенге буын яшьләрне, яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди. Фашизм дигән чир һаман да әле башын күтәрә. Бүгенге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч вакыйгалары безнең хәтерләрдән җуелмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен биргәннәр. Шул нигездә алар үлемсезлеккә атлаганнар. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм яшь буынны рухландырып тора. Шәһәр-авыллардагы мемориаллар һәм һәйкәлләр, сугышчан һәм хезмәт даны музейлары, Ватанны күкрәкләре белән каплаган гади совет сугышчыларының илгә мәхәббәте хакында сөйли. Аларның фидакарьлеге, кыюлыгы китапларга язылган, фильмнар һәм спектакльләр нәкъ менә шул турыда сөйлиләр.
Яу кырында ятып калганнарның исемнәре Хәтер китабы битләрендә мәңгеләштерелгән. Ә минем алдагы китапта, Ватанга Җиңү алып кайтучылар теркәлгән. Боларның һәммәсе дә – якташларым. Бу – безнең ата- бабаларыбызга аерым бер истәлек – һәйкәл.
Сугыштан әйләнеп кайткан сугышчылар, илне торгызу эшенә тотынганнар. Шинельләрен дә салмыйча, алар халык хуҗалыгын кабат тергезүгә, аякка бастыруга керешкәннәр. Көнбатыш белгечләре, Советлар Союзы бик күп еллар дәверендә дә хәрабәләрдән арына алмаячак дип язаганнар. Җиңүчеләр буыны, иң кыю планнарны тормышка ашырып, искиткеч кыска вакыт эчендә илне аякка бастырганнар. Аларның үрнәге – бүгенге яшь буын өчен Ватанга хезмәт итүнең кабатланмас үрнәге.
Китапта аларның һәрберсен аерым атап, аерым исемләгәннәр. Шулай итеп, минем кулымдагы китап, сугыш юлларын кичеп, илгә Җиңү яулап кайткан якташларыма багышланган.
Бу китап гомерләрен аямыйча илебез данын үстергән якташларыма, тирән ихтирам билгесе булып, тарихта кала. Әлеге китапта 4413 сугышчы турында мәгълүмат тупланган. Китапны хәзерләүдә район хакимияте, хәрби комиссариат, ЗАГС, җирле үзидарәләр, архив һәм музей хезмәткшрләре зур эш башкарганнар.
Әмма шунысы кызганыч: әле җирле үзидарәләр бу хакта үз вазифаларын тиешенчә эшләп җиткерә алмаганнар. Мин аны шуннан чыгып әйтәм: мине тәрбияләп үстергән әтием, Хөсәенов Нурулла Хөснетдин улы, Кече Чынлы авылында 1905 елда туган. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк ул Буденный районы хәрби комиссариаты тарафыннан 12 иптәше белән бергә, яу кырына мобилизацияләнә һәм соңыннан, сугыштан яралар алып, медальләр белән, туган якка әйләнеп кайта. Сугыштан соң, тыныч хезмәт елларында туган илгә, намуслы рәвештә озак хезмәт итә. Әмма аның хакында бу китапта бернинди дә мәгълүмат юк.
Мин үз китабым – «Яшьлегемә кире кайтыр идем» (Казан: Школа, 2022) дигән китабымда, аның бер бүлеген әтиемә багышладым. «Утлар-сулар кичеп» дигән баш астында аның барлык сугышчан юлын тулысынча тасвирладым.
Бөек Ватан сугышы ялкыны озак дөрләгән. Ватаныбыз тарихы бу кадәрле җимергеч һәм канкойгыч сугышны белмәгән дә. Сугышның бар авырлыгы совет солдатлары җилкәсенә төшкән. Алар «фашизм» дигән явызлыкны җиңү өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Әмма ул, алда әйткәнемчә, яңадан баш калкыта. Аны тулысынча юк итү, янәдән, нәкъ менә бүген, Россия армиясе тарафыннан хәл ителә. Шул сәбәпле, үзенең канын һәм хәтта гомерен дә аямыйча Җиңү сәгатен якынайтучыларның, үткәннәренең дә, бүгенгеләрнең дә батырлыклары яшь буын өчен ифрат зур үрнәк.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы

Комментарийлар