“Тату сыйныф серләре” конкурсы җиңүчеләре билгеле!
“Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитетлары бәйгесе берничә этапта узды: мәктәп, муниципаль, зональ, ярымфинал һәм финал.
Зональ этаплар Әлмәт, Апас, Балтач, Яшел Үзән, Норлат, Балык Бистәсе, Тукай, Чистай, Ютазы муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә узды. Ата-аналар комитетлары конкурсының ярымфиналын Чаллы һәм Казан шәһәрләре кабул итте.
Барлыгы конкурста республика мәктәпләреннән 3720 ата-аналар комитеты катнашты. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 17 команда финалга чыкты.
“Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитетлары конкурсының абсолют җиңүчесе Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты булды.
Әлеге конкурс 2016 елдан бирле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Бәйге финалистлары кыйммәтле бүләкләр һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Кара диңгез ярындагы лагерьга сыйныф белән ял итү юлламалары алды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар