Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәүдәт Сөләйманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Компьютер лингвистикасы һәм ясалма интеллект өлкәсендәге күпьеллык фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Җәүдәт Сөләймановка Татарстан республикасының «Дуслык» ордены тапшырылды.

Белешмә. Җәүдәт Сөләйманов – ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. 

1955 елның 15 мартында Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. Казан дәүләт университетының механика-математика, журналистика, татар филологиясе һәм тарихы факультетларын тәмамлаган. 

Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләр лауреаты, ТР Фәннәр академиясенең "Фәндәге казанышлары өчен" алтын медале иясе.

Остазыбызны котлыйбыз!

Ландыш Насыйхова

Фото: ТР Рәисе рәсми сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ