Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә беренче эшләр килә башлады

“Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә педагоглардан эшләр килә башлады. Эстафетаны Балтач районының Сосна төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ситдикова Эльвир...

“Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә педагоглардан эшләр килә башлады. Эстафетаны Балтач районының Сосна төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ситдикова Эльвира Илдус кызы башлап җибәрде.


1 нче этапта Катнашучылар “Яңа заман авыл укытучысы” темасына эссе язып катнаша. Аларның авыл мәгарифен үстерү юллары турында фикерләрен белдерү, авыл укытучыларының проблемаларын ачу, авторның педагог буларак һөнәри бурычы турындагы күзаллауларын публицистик жанрда үтемле итеп җиткерү осталыгы сынала.


"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесенә  килгән иҗади эшләрне журналның рәсми сайтына һәм http://vk.com/club70044790 төркеменә элеп барачакбыз, шулар буенча фикер алышырга мөмкин булачак.


Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып баручы гомуми һәм башлангыч белем бирү оешмаларының хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан оештырыла.


 Бәйгенең нигезләмәсе белән “Мәгариф” журналының 2014 ел, май санында һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында “Безнең бәйге” бүлегендә танышып була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Электрон МАГАРИФ.РФ педагогик журналының беренче саны дөнья күрде

“Мәгариф” журналы ачып җибәргән  электрон МАГАРИФ.РФ педагогик журналының беренче саны дөнья күрде. Электрон журнал мәктәпкәчә белем, башлангыч һәм урта мәктәп, өстәмә белем педагоглары өчен чыгарыла....

“Мәгариф” журналы ачып җибәргән  электрон МАГАРИФ.РФ педагогик журналының беренче саны дөнья күрде. Электрон журнал мәктәпкәчә белем, башлангыч һәм урта мәктәп, өстәмә белем педагоглары өчен чыгарыла.  Педагоглар http://магариф.рф адресы буенча урнашкан әлеге журналда методик эшкәртмәләрен, дәрес планнарын, мастер-классларны һәм башка төрле эшкәртмәләрне бастыра ала.


МАГАРИФ.РФ педагогик журналында материалларын бастырган педагогларга махсус таныклык бирелә ала. Алар бу таныклыкны мәҗбүри яки ирекле рәвештә аттестация узганда файдалана ала. Таныклыкта эшнең атамасы, автор(лар)ның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, мәкалә басылган сайтның адресы, электрон журналның тәртип саны күрсәтелә.


“МАГАРИФ.РФ” рәсми теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора. Андагы материаллар белән Интернетта магариф.рф адресы буенча танышырга мөмкин.


Педагоглар тарафыннан тәкъдим ителгән статьяларның педагогик журнал концепциясенә һәм тематикасына туры килүе зарур. Сездән оригиналь тикшеренү юнәлешендәге, методик материаллар, күзәтү характерындагы мәкаләләр һәм мәгариф өлкәсенә караган башка файдалы мәгълүмат көтеп калабыз.


Материалларны МАГАРИФ.РФ журналында бастыру — түләүсез. Бары тик таныклыкны әзерләү һәм таныклыкны авторга җибәрү өчен тотылган чыгымнар өчен генә түләргә кирәк булачак.


МАГАРИФ.РФ электрон журналында материал бастыру "Мәгариф" журналында материал бастыру белән бер түгел. Әлеге басмаларның эчтәлеге бер-берсеннән тулысынча аерыла. Журнал редакциясе бу мәйданчыкны ирекле рәвештә педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен тәкъдим итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ