«Авыл укытучысы-2022» конкурсының финалы Шәле мәктәбендә узачак
Укытучыларның һөнәри осталыгын камилләштерү максатыннан төрледән-төрле иҗади конкурслар үткәрелеп киленә. Тик моңарчы республикабызда авыл мәктәпләре мөгаллимнәре өчен махсус бәйге юк иде. Бигрәк тә т...
Укытучыларның һөнәри осталыгын камилләштерү максатыннан төрледән-төрле иҗади конкурслар үткәрелеп киленә. Тик моңарчы республикабызда авыл мәктәпләре мөгаллимнәре өчен махсус бәйге юк иде. Бигрәк тә татар мәктәпләрендә эшләүчеләре өчен.
Шушы бушлыкны тутыру ниятеннән безнең «Мәгариф» журналы редакциясе коллективы 2014 елда «Авыл укытучысы» конкурсын үткәрергә алынды да. Бераз курку-шикләнү белән тотынсак та, авыл укытучылары безнең башлангычны дәррәү күтәреп алды: ул чакта конкурсның беренче турына 500 дән артык укытучы катнашуы – шуңа дәлил. Бу безнең күңелдә ышаныч уятты. Теләктәшләрне дә таптык, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар конрессы, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе кебек дусларыбыз безгә әлеге конкурсны үткәрүдә ныклы таяныч-терәк булдылар. Быел аны тугызынчы тапкыр үткәрәбез.
Февраль аенда старт бирелгән «Авыл укытучысы–2022» конкурсының инде, ниһаять, финалына да килеп җиттек. Еллар үткән саен, ул камилләшә барды, шактый үзгәреш-яңалыклар өстәлде. Әйтик, быел конкурс тарихында беренче тапкыр буларак, авыл тәрбиячеләре дә бәйге тотты. Һәм менә тагын бер яңалык. Моңарчы «Авыл укытучысы» конкурсының 3 нче тур – финал өлешләрен Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә, Татарстан Дәүләт Советы бинасында, Республика олимпиада үзәгендә, «Татмедиа»да уздырганыбыз бар иде.
Быелгысын исә, исеме җисеменә туры килгәндәй, авыл җирлегендә үткәрергә насыйп булачак. Сөенечкә дип әйтимме, күп кенә мәктәпләр мәртәбәле әлеге бәйгебезнең финалын үз мәктәпләрендә үткәрергә риза булуларын белдерде. Жюри исә «Авыл укытучысы–2022» һәм «Авыл тәрбиячесе–2022» бәйгесенең финалын республикабызның иң зур авылы булган – Питрәч районының Фәйзрахман Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбен һәм шушы авылдагы «Тургай» балалар бакчасын сайлап алды. Финал 9 сентябрь – изге җомга көнендә үтәчәк. Анда 8 укытучы һәм 2 тәрбияче, елның иң яхшы авыл укытучысы һәм иң яхшы авыл тәрбиячесе исемнәрен алу өчен, үз осталыгын күрсәтәчәк. Конкурсантларыбыз Әлмәт, Балык Бистәсе, Биектау, Аксубай, Актаныш, Питрәч, Арча, Балтач районнарыннан. Бәйге барышын журналыбыз сайтында минуты-сәгате белән яктыртып барырга ниятләп торабыз. Үз вакытында хәбәрдар булып, конкурсыбызның быелгы җиңүчеләре кемнәр булуын белергә насыйп булсын сезгә.

Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар