«Авыл укытучысы-2023» җиңүчеләре билгеле
«Мәгариф» журналы редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылуычы “Авыл укытучысы” бәйгесе үзенең быелгы эшенә йомгак ясады. Быел конкурс 10 нчы тапкы...
«Мәгариф» журналы редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылуычы “Авыл укытучысы” бәйгесе үзенең быелгы эшенә йомгак ясады. Быел конкурс 10 нчы тапкыр уздырыла.Бәйгенең йомгаклау этабы Казан шәһәренең 18 нче гимназиясендә үтте. Финалга чыккан укытучылар барлыгы 12 дәрес бирде. Конкурсантларның эшен Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина җитәкчелегендәге жюри ике төркемгә бүленеп бәяләде. Беренче төркемдә Тукай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Хабетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин, 12 нче кызлар гимназиясе директоры урынбасары Рәмзия Гайфетдинова, Арча педагогия көллияте директоры урынбасары Лилия Сәләхиева, ә икенче төркемдә Камәрия Хәмидуллина, “Мәгариф”журналының баш мөхәррире – “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, “Мәгариф”журналының баш мөхәррире урынбасары Расиха Исмәгыйлова, 18 нче гимназия директоры урынбасары Зөһрә Садыйкова эшләде.
Дәресләр 30 минут барды, ә дәрес биреп чыккан укытучылар өчен “Галәм-тур” гимназия буенча экскурсия оештырылды.
Нәтиҗәдә беренче өчлеккә дүрт конкурсант чыкты. Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Ленар ХӘБИБУЛЛИН, “Коры җир сулары. Эчке суларны картада сурәтләү ысуллары” дигән темага 6 нчы сыйныфта география дәресе биреп, I урынга лаек булды. II урында Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең физика һәм география укытучысы Ильяс ГАБИДУЛЛИН. Өченче урынны Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зиннур ХӨСӘЕНОВ һәм Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Тәлгать САБИРОВ бүлештеләр.
Тукай районы, Комсомол урта мәктәбе директоры Айсылу Галиуллина, “Җиңүгә омтылыш”; Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең биология укытучысы Ләйсән Гыймадиева “Белем бирүдә заманча технологияләр куллану”; Азнакай районы Чубар Абдул урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Фәтхетдинова “Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек”; Мөслим районы Мари-Бүләр төп мәктәбенең математика укытучысы Эльвира Мирсалихова “Үзе укыткан фәнгә мәхәббәт”; Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең биология укытучысы Фәния Хәйбуллина “Тема тирәнлеге өчен” номинацияләрендә җиңүче дип табылды.
Конкурс нәтиҗәләрен аңлатканнан соң, жюри рәисе укытучыларның эшенә нәтиҗә ясап, дәресләр җете, эмоциональ, тәэсирле булды дип һәм еш күзәтелә торган кайбер җитешсезлекләргә тукталды.
***
«Авыл укытучысы-2023» конкурсы кысаларында бер үк вакытта Казан шәһәренең 379 нчы балалар бакчасы базасында “Иң яхшы тәрбиячеләр” дә ачыкланды. Финалда республика районнарыннан килгән алты тәрбияче жюри алдында балалар белән берлектә шөгыльләр күрсәтте.
Тәрбиячеләрнең эшен ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Рүзилә Абдуллина, Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта белем бирү мәктәбе тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина; Казан шәһәре Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Сиринә Хәкимова; «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов; «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары Фәния Лотфуллина бәяләде.
Жюри Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Зәйнуллина һәм Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Хәмидуллинаны бәйгенең җиңүчеләре дип игълан итте.
Шулай итеп, быелгы “Авыл укытучысы -2023” бәйгесенең 11 җиңүчесе билгеле. КОТЛЫЙБЫЗ!

Расиха ФАИЗОВА
Комментарийлар