Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ – мәктәп коллективы эшчәнлеге көзгесе

Халыкта: «Чебешләрне көзен саныйлар» дигән гыйбарә яшәсә дә, мәктәпләр эшчәнлегенә бәяне нәкъ менә җәйнең кыл уртасында бирделәр. Министрлар Кабинетында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиул...

Халыкта: «Чебешләрне көзен саныйлар» дигән гыйбарә яшәсә дә, мәктәпләр эшчәнлегенә бәяне нәкъ менә җәйнең кыл уртасында бирделәр. Министрлар Кабинетында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узган брифингка ишарәләвем инде бу.
Анда узган уку елында республикабызда бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр белән беррәттән укучылары арасында иң түбән чик күрсәткечен уза алмаучылары аеруча күп булган мәктәпләр исемлеге мәгълүм булды.  
Һаман да шул былтыргы «А» дигәндәй, югары балларга ия мәктәпләр исемлеге 2021 ел белән чагыштырганда үзгәрмәгән диярлек. Араларында зур өметләр баглап ачылган ни «Адымнар» мәктәпләреннән, ни татар гимназияләреннән ник берәрсе булсын?!
Быел да Казанның 131 лицее, 306 югары баллы нәтиҗә күрсәтеп,  республикабыз мәктәпләре арасында БДИда иң югары нәтиҗәгә ирешкән уку йорты дип табылды. Беренче өчлеккә шулай ук Чаллының 78 нче лицее (261 югары балл) һәм КФУның Н.Лобачевский исемендәге лицее (196) керде. Шулай ук Казанның 19 нчы гимназиясе (175), Әлмәтнең 2 нче лицее (166), Түбән Каманың 35 нче лицее (164), КФУның IT-лицее (147), Бөгелмәнең 2 нче лицее (120), Чаллының 26 нчы гимназиясе (119), Казанның 39 нчы урта мәктәбе (119) һәм 83 нче лицее (117) – мактаулылар исемлегендә.
 Быел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә иң түбән чик күрсәткечен уза алмаган укучылар аеруча күп теркәлгән мәктәпләр дә инде мәгълүм. Ни гаҗәп: алар арасында каһарман геройларыбыз я мәшһүр рус язучысы исемнәрен йөрткән, хәрби-патриотик белем бирү үзәге саналган, я инде кадет мәктәпләре статусында йөргәннәре бар.
Болар түбәндәгеләр: Казанның 41 нче, 112 нче, 153 нче урта мәктәпләре, Советлар Союзы Герое Г.Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе, Ютазы районындагы 2 нче Урыссу урта мәктәбе, Яшел Үзән районы Обсерватория урта мәктәбе, хәрби-патриотик белем бирү үзәге-Казанның А.Чехов исемендәге 67 урта мәктәбе, Советлар Союзы Герое Б.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе, Түбән Камадагы 2 нче урта мәктәбе. Алар арасында берничә мәктәпнең бу исемлеккә беренче ел гына эләгүе түгел икән инде. Димәк, моннан әлеге мәктәп коллективларына, шул районнарның мәгариф идарәләренә тиешле чаралар күрергә бик тә вакыт.

Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ