Туган ил – авылым
Һәр кешенең Туган иле бар.
Минем өчен Туган ил – авылым, Татарстаным. Туган ил – әти-әнием, туганнарым, гаиләм, балачагым узган туган йортым. Туган илне мин саклаучым, яклаучым, яратучым һәм хөрмәт итүчем дип аңлыйм. Туган илне сайлап алмыйлар, ул безгә язмыш тарафыннан бирелгән. Шуңа да мин аны бөтен барлыгым белән яратам.
Нинди соң минем туган авылым? Мин авылымның урман-кырларында булырга, кояш нурларында җылынып, аның гүзәллегенә карап хозурланырга, хыялланырга яратам. Шул минутта бик биеккә күтәреләсе, әллә кайлардан очып узасы килә. Туган ил минем өчен авылым белән генә чикләнми: Казан, Мәскәү, Питер һ.б. Бу шәһәрләр искә төшкән саен, миндә ниндидер горурлану хисе, шатлык туа. Ә шулай да араларыннан иң якыны – Казан. Анда минем яшьлек, онытылмас студент елларым узган. Мин үземне – зур Россиянең, Татарстанның, Казанның кечкенә генә бер кыйпылчыгы итеп сизәм. Минем өчен Туган ил – яраткан эшем һәм мәктәбем. Яраткан эшемне җиренә җиткереп башкару, аны тиешле биеклеккә күтәрә алу минем гражданлык бурычым да әле. Мин – Россия гражданины. Бу бөек исемне укыту-тәрбия эшендә, укучыларны илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияләп акларга телим.
Мин – гап-гади бер авыл укытучысы. Авылда туып үстем һәм шушы үзем белем алган туган мәктәбемдә егерме ел балалар укытам. Мин үземне авылымның игенчеләре белән чагыштырам. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкның табын түрендә. Укытучы да нәни баланың күңеленә белем орлыклары сала, белем бирә, тәрбияли. Ә шул балалар, үсеп җиткәч, алган белем һәм тәрбиясен кулланып, Туган илгә хезмәт итә.
Без XXI гасырда яшибез. Хәзер укучыларның акыл үсешен булдыруның әһәмияте, зарурлыгы тагын да артты. Демократик җәмгыять, дөнья һәм анда үзеңнең урыныңны үзеңчә күзаллау хокукы һәр шәхеснең фикерләү сәләтенә ия булуны таләп итә. Мондый сәләт кече яшьтән формалаша башлый, һәм уку- укыту, тәрбия системасы белән бәйле.
Мин үземнең педагогик эшемә тәнкыйтьчел карыйм, укыту һәм тәрбияне төрлечә оештырам, педагогик хезмәтнең төрле эзләнү юнәлешләре һәм үрнәкләре барлыкка килә. Укучылар эшчәнлекнең өстен өлкәләрен билгелиләр (мәсәлән, уку материалларын эшкәртү, дәреснең проектын төзү, шәхес үсешен көйләү һәм аңа диагноз кую).
Хәзерге заман мәктәбе – укытучының информацион стадиясенә күчә. Тел белеме һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда, Word, Excel, Power Roint, Publisher кебек гамәли программалардан, электрон почтадан һәм Интернет челтәреннән файдалану мөмкинлекләре зур дип саныйм.
Теләгем – уртак максатлар, уртак бурычлар, уртак эшчәнлек белән берләшкән, тотрыклы бәйләнешләр белән ныгытылган кечкенә коллектив тормышын җайга салуны оештыру. Төбәгебезнең горурлыклары булган атаклы шәхесләрнең, туган җиребездә армый-талмый хезмәт итүче һәм чит җирләрдә биек үрләрне яулап көн итүче якташларыбызның уңышлары белән горурланып, алар үрнәгенә таянып балаларда хезмәткә, иҗатка, сәнгатькә мәхәббәт уяту аша сәламәт шәхес тәрбияләү.
Минем педагогик өметләрем: Апасның табигатен, тарихын, халкын, аның төп шөгыльләрен, мәдәниятен, рухи тәрбия хәзинәсен өйрәнү аша:
– зыялы, хезмәт сөючән, кешелекле, игелекле, апаслыларга хас кунакчыл, ачык йөзле, тыйнак күңелле рухи зәвыклы, әхлакый шәхес, яшь гражданин тәрбияләү;
– мәктәбебез укучыларының туган авыллары – Чирмешән, Багыш, Аюкөйдергән авыллары халкына хас булган хәрәкәт эшчәнлеге, җитезлек, чисталык, җыйнаклык сыйфатлары аша сәламәт шәхес, сәламәт буын тәрбияләү.
Төрле дәрес алымнары кулланып, укучыларда фәнгә кызыксыну уятып, аларда әдәплелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли алсам, мин илем алдында бурычымны үтим һәм үземне Россиянең тулы хокуклы гражданины итеп саныйм.
Люзия Равил кызы ЗЫЯТДИНОВА, Апас районы Чирмешән урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Комментарийлар