Логотип Магариф уку
Цитата:

Васил Шәйхразиев: «Берләшеп яшәгәндә генә милләтебезне саклап калачакбыз!»

Телебезнең югалу куркынычын республикабыздан читтә яшәгән татарлар ныграк сизә, шуңа да алар бер тирәдә берләшеп, бердәм булып яшәргә тырышалар.

Шунысы сөенечле: илебез буенча сибелгән халкыбызның тарихын, көнкүрешен, өйрәнеп, аны хәзерге буынга җиткерергә, уйландырырга тырышучы яшьләребез дә бар. Март аенда Казанның Милли китапханәсендә тәкъдир ителгән «Темников. Империяләр ныгытмасы» китабы әнә шуның тагын бер дәлиле. 

«Темников. Империяләр ныгытмасы» («Темников. Крепость империй») китабы быел Мәскәүнең «Читай» нәшрият йортында басылып чыкты. Китапның авторлары – Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм тарихчы, журналист Марат Сәфәров. Проектның баш мөхәррире – Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов. Китап Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыклар ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Марат Сәфәров һәм Ренат Абянов Мордовия өлкәсенең Темников районында яшәүче татарларның яшәеше белән танышу өчен анда ел дәвамында экспедицияләргә барганнар. Марат Абянов сүзләренчә, хәзерге Темников – Иске шәһәр буларак танылган борынгы ныгытманың дәвамы. Татарлар нигез салган Төмән шәһәре бүгенге Темниковтан 12-15 км ераклыкта, Мокша елгасының сул ярында урнашкан булган. Китапка рецензия язучы, тарихчы Дамир Исхаков хәзерге Темников татарларының шәһәрдә күрүен әйтә. Алар күбесе хәлле тормыш белән яшәгән. Төрле басымнар аркасында акрынлап авылларга таралып көн күрә башлаганнар. Әлеге китап та нәкъ менә заманалар узу белән юкка чыккан шәһәрнең тирә-юнендәге авылларны, андагы халыкның яшәешен өйрәнү нәтиҗәсендә туган.
 

«Кайчандыр гөрләп торган татар авылларында хәзер тормыш акрынлап сүнә бара. Кайбер авыллар турындагы истәлекләр язмышлары ул урыннар белән бәйле кешеләрнең хатирәләрендә генә саклана. Шулай да биредә хәлләр ул кадәр үк мөшкел түгел. Телебезне белгән яшьләр, балалар үсеп килә. Алар аны киләчәк буыннарга да тапшырыр дигән өмет бар», – ди авторлар. Бу китапны тәкъдир итү кичәсендә күрсәтелгән фильмнан да күренеп тора. Авторлар, китап өчен язма материаллар әзерләүдән тыш, биредә яшәүчеләрнең көнкүрешен видеоязмаларга да төшереп алырга тырышкан.

Әлеге проект кысаларында шулай ук китапка кертелгән рәсемнәрдән картиналар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Аларны Пенза рәссамы Илдар Акҗегетов эшләгән. Китап үзе берничә өлешкә бүленгән: Чыкмыш (Происхождение), Иске ил (Прародина), Дин (Вера), Бәет (Сказание), Ярем (Память), Кала (Город-крепость). Авторларның максаты – татарларның игътибарын бу төбәккә җәлеп итү. «Китапта Темников ягы татарларының үткәне белән хәзерге тормыш-көнкүрешләре бик оста итеп бер-берсенә үрелеп бирелгән. Әйтерсең лә аларны, инде күптән җимерелгән булса да, Мокша елгасы буендагы ныгытмалар саклый. Анда яшәүчеләрнең бөртекләп җыелган истәлекләре, кыйммәтле этнографик күзәтүләр, рухи һәм дөньяви культура элементларын җентекләп фотога төшерү – болар барысы да, данлыклы нәселләрне дәвам итүче татарларның күләмле образын тудыра», – дип сөйләде тәкъдир итү кичәсендә Рушан хәзрәт Аббясов.

Китап фотоальбом рәвешендә ясалган. Ул нигездә кешеләрнең хатирәләреннән тора. Шуңа да ул тарихчылар яки билгеле бер өлкәдәге өлкән буын вәкилләре өчен генә түгел, ә гади кешегә, шул ук вакытта яшьләргә дә укыр өчен кызыклы. «Китапны укып, кызыксынып татарлар яшәгән урыннар буенча сәяхәт итүчеләр дә бар», – ди авторлар. «Китап биредә яшәүче кешеләрнең тавышына нигезләнгән, аларның һәрберсенең интонациясен хәтерлим. Бу төбәкнең көнчыгышы һәм көнбатышы, татар дөньясының темников һәм ләмбрә ягы күзгә күренеп аерылып тора. Мордовиянең көнбатышында зур авыллар юк. Әмма хәтта бушап калган ташландык Идәй авылы да әлеге җирләрнең киләчәгенә өметне сүндермәде», – дип сөйләде Марат Сәфәров.

Китапның авторлары әйтүенчә, биредә Мордовиянең икенче ягындагы кебек зур авыллар юк. Иң зур авылларның берсе – Зур Татар Карае. Монда 300 гә якын кеше яши. Алар атлар үрчетү, казылык ясау белән шөгыльләнәләр. Районда шулай ук 10–15 кеше генә яшәүче авыллар да бар. Зур авылларда эшләп килүче мәктәпләрнең берничәсендә татар теле һәм әдәбияты укытыла, алары да күбесенчә телне үстерү, аны яшь буынга җиткерү өчен тырышып йөрүче шәхси кешеләр ярдәме белән алып барыла. «Без өч мәктәптә булдык, ачык дәресләр үткәрдек. Бәлки әле тагын килеп очрашулар үткәрергә насыйп булыр», – дип, китапның авторы Ренат Абянов. 
Китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев әлеге проектны оештыручыларга күпмилләтле илебезнең Гомумроссия тарихына зур өлеш керткән башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Егетләр милләт өчен бик кирәкле эш башкаралар. Тарихи китап язу өчен бик күп таләпләргә җавап бирергә кирәк, – дип сөйләде ул. – Узган ел Касыйм ханлыгы турында китап тәкъдим ителгән иде. Менә быел анда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачабыз. Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак. Бу эшләр бер-берсенә бәйләнгән бер җеп. Шушы бәйләнеш булганда, без һәрвакытта да дөрес юлдан атлап барачакбыз. Халкыбызның тарихы бик бай һәм күптөрле. Барысын да белеп, берләшеп яшәгәндә генә милләтебезне саклап калачакбыз».

Фәния Лотфуллина

 

Ильмира Гафиятуллина фотолары


 
 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ