Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил туган көнен бәйрәм итте

25 августта Җәлил һәм аның каһарман дусларын искә алып, 1 Май мәйданында басып торучыларның    кан тамырында иң элек сугышка нәфрәт уянгандыр, чөнки сугыш сүзенең мәгънәсен бездән, Рәсә...

25 августта Җәлил һәм аның каһарман дусларын искә алып, 1 Май мәйданында басып торучыларның    кан тамырында иң элек сугышка нәфрәт уянгандыр, чөнки сугыш сүзенең мәгънәсен бездән, Рәсәй кешесеннән дә тирәнрәк аңлаучы бармы  икән бу дөньяда.    Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз сөйләвеннән генә дә һәркайсыбыз Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган газизләребез барлыгын беләбез.   Аларның каберләре бөтен Европа илләре буйлап сибелгән. Бик күп гаиләләрдә хәзер дә әтисенең яки бабасының  хәбәрсез югалуын белдереп  килгән повестькалар саклана.  Ни аяныч, әлеге җан өшеткеч хәбәрдә аның   икенче, “илен сатучы” дигән мәкерле мәгънәсе   әле дә саклана. Шулай булмаганда, хәбәрсез югалганнар бүген  Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемлегендә торырлар иде. Шундый хәбәрләр алу сәбәпле, ирен яки улын югалткан бихисап гаиләләр сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда гомер итү өчен иң кирәк булган матди һәм рухи ярдәмнән дә  мәхрүм  ителә, күпме кимсетелүләргә дучар була. Хәбәрсез югалганнар һаман шул кара исемлектә.
Җәлилчеләр турында да элек илгә “алар илен саткан” дигән кара хәбәрләр кайта. Җәлил һәм аның көрәштәшләре исемен әйткәннәр эзәрлекләнә.  Хак сүз соңарып кайтканлыктан, аны алып кайтучылар юкка чыгарыла, төрмәләргә утыртыла. Җәлилчеләр белән төрмә шулпаларын күп чөмергән Фәрит ага Солтанбәковны да илгә кайткач, бер татар чекисты:   “Агай, бер үк бүтән тикшерүчеләргә  Җәлил исемен әйтә күрмә, бетәсең,” – дип кисәтә.  Менә ни өчен кадерле,  ни өчен газиз  ул татар халкына Мусалар, Кормашлар батырлыгы!  Югыйсә Россиянең кайсы архипелагында яшәр идек икән без бүген.
Быелгы тантанада мәйдандагы халык алдында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың  чыгыш ясавы күңелгә кереп калды. Аның милләттәшләренә әйткән сүзләреннән: “Минем әти сезнең улыгыз”, – дигән мәгънә сизелеп тора. Әтисе Мусаның күз карашларын  хәтеренә сеңдереп калган Чулпан татар халкына  бик тә рәхмәтле булуын җиткерде. Мусаны хөрмәт иткән өчен, аның исемендәге шәһәрләр, мәдәният йортлары  салган,  аның һәйкәлләрен куйган өчен рәхмәтле икән  Чулпан ханым үз татарына.
Тантананы якты рухта, җылы, мәгънәле  итеп алып барганнары өчен Артём Пискунов белән Резидә Сәлаховага тамашачыларның рәхмәтен дә җиткерәсе килә.
Җәлилчеләрне искә алу уңаеннан үткәрелгән җыен әнә шундый моңсу мизгелләр белән истә калды. 

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ