Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу атна ахырында Иделдә паром кичүе ачылырга тиеш

Быелгы яз башка еллардагыдан үзгәрәк килде шул: яңгыр явып. көн җылытып, ике көн дигәндә җир өсте тулысынча кардан арчылды да куйды.Татарстаныбыздагы елга-сулыкларда да быел язгы җанлану шактый иртә б...

Быелгы яз башка еллардагыдан үзгәрәк килде шул: яңгыр явып. көн җылытып, ике көн дигәндә җир өсте тулысынча кардан арчылды да куйды.
Татарстаныбыздагы елга-сулыкларда да быел язгы җанлану шактый иртә башланды. Инде аларның һәркайсы боздан арчылды да. Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел боз китү егерме көнгә алданрак булды. Әйтик, кичә, ягъни 4 апрельдә, республикабыздагы барлык ун вакытлы коткару постларында эш төгәлләнгән. Узган ел ул бары 25 апрельдә генә төгәлләнгән булган. Шулай да әле аларда боз китү дәвам итә. Шунлыктан әлегә суднолар йөрешле елгаларда навигация чоры  башланмады, дип белдерде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Владимирович Венедиктов. Аның әйтүенә караганда, су юлын трал ярдәмендә тикшерү төгәлләнүгә Идел елгасы аша паром кичүе эшли башлаячак. Бу 6 апрельдән соң булырга тиеш. Иделдә быел навигация рәсми төстә 22 апрельдә, ә Чулман елгасында 25 апрельдән соң башланырга тиеш.
Бүгенге матбугат конференциясендә  су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе  хакында да җитди сөйләшү булды. Республикада су суырту техникасы, җайланмалар, ягулык-майлау материаллары тиешле күләмдә әзерләнгән, дип ышандыра дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре. «Сакланганны Ходай  саклар»,– ди халык.  Елга-күл тирәләрендә кулдан килерлек саклану чараларын күрсәк,   үзебезнең дә, якыннарыбызның да иминлеге өчен борчылырга туры килмәс.
                                                                                                                                                                                                                        Таһир САБИРҖАНОВ
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ