Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны 9 Май белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады.
«Без Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, нацизмны тар-мар иткән ата-бабаларның мәңгелек батырлыгы белән ихлас горурланабыз. Аларның фидакарьлеге һәм хак эшкә нык ышанулары безнең өчен һәрвакыт Ватанга карата чын, эчкерсез мәхәббәт үрнәге булыр», - дип ассызыклады котлавында дәүләт башлыгы.
«Бу бөек патриотик традицияләр бүген дә Россия халкын берләштерә, махсус хәрби операциядә Туган илне батырларча яклаучы геройларыбызны рухландыра», — диде Россия лидеры.
Комментарийлар