Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар әкият күрсәтә

Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре 13 май көнне тамашачыларга тәүге иҗат эшләрен – драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча чын әкият кануннары буенча сәхнәләштерелгән «Әкият китабы» дип исемләнгән музыкаль спектаклен тәкъдим итәчәк. Әкияти куелышта студиягә йөрүче 40 бала да катнаша.

Әлеге спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелә.

Студиягә балалар 2023 елның ноябреннән йөри, ә тамашага әзерлек февраль аенда башланды. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина әзерләде. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.

Премьерага махсус костюмнар тектерелде. Музыка авторы – композитор Вероника Максимова, аранжировка – Риф Әхмәтов. Тамашаның сценографы, рәссамы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Сәлимә Әскәрова, дип хәбәр итә проект авторлары.

Белешмә:

«Дөньяда әкиятне яратмаган җан иясе юктыр ул. Ярлысы да, бае да, олысы да, кечесе дә, хәтта безнең Галимҗан хан да әкиятне үлеп ярата». «Әкият китабы» дип аталган тылсымлы тамашабыз нәкъ шушы сүзләр белән башланып китә.

Үзенең һәр көнен, һәр мизгелен әкиятләр укып уздыручы, шуннан гына тәм табып яшәүче ялкау Хан турында бәян итә спектакль. Хыялый Хан яңа әкиятләр укыган саен, үзен шушы укыган әкиятләрдә хис итеп, андагы тылсымга ия булырга теләгәнен аңлый. Хыялларын чынга ашыру өчен Хан үзенең ярдәмчесен – яшь егет Гайрәтне тылсым эзләргә дип әллә кайларга, бик еракка җибәрә. Егетнең юлында очраган һәр сынау кызыграк, авыррак, куркынычрак була башлый. Кыю егет сынатмый... Ә, димәк, аны лаеклы бүләк көтәргә тиеш. Гайрәткә нәрсә насыйп булыр икән? Тугры дуслармы? Яңа илләрнең мәдәни мирасымы? Әллә Хан байлыгымы? Без моны спектакль караганнан соң белербез.

6+

 

Фото «Апуш» татар балалар театр студиясе архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ