Логотип Магариф уку
Цитата:

Булганың өчен рәхмәт сиңа, әнием!

Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешесе бар - ул әни. Әнием. Ул минем иң якын,газиз, яраткан кешем. Минем әниемнең исеме-Гөлия Нурислам кызы. Мин үземнең әнием белән бик горурланам. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән иң кадерлесе.

 Минем әнием  Кыят урта мәктәбендә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 30 ел  балаларга белем бирә. Татар теле укытучысы буларак,  район, республика укытучылары өчен үткәрелгән семинарларда, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклаша: ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, осталык дәресләре белән чыгыш ясый. Без дә апам белән әнием  юлыннан  киттек. Апам хәзерге вакытта тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен алып бара. Мин музыка белгечлеге буенча эшлим. Без шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклашып яшибез. Әнием- әти урынына да, әни урынына да калган бердәнбер якын кешем. Ә пешерү- әниемнең иң яраткан шөгыле. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Бәлешләр пешерү, токмач кисү, каз каклау, өй шартларында тутырма, колбаса, ит рулеты ясау дисеңме. Пешергән ризыклар белән  туганнарыбызны, дусларыбызны чакырып сыйлыйбыз. Тәмле ризыклар пешергәндә мин дә аңа ярдәм итәм, үзем өчен файдалы бик күп яңа нәрсәләр алам, алдагы тормышымда кирәк булачак.

   Әни безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, ярдәмчел итеп үстерергә тырышты. Улизге күңелле, кешеләр белән уртак тел таба белә, аны барысы да ихтирам итә.

    Әнием! Һәрвакыт шундый яшь, чибәр, мөлаем, сәламәт булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшә! Мин әниемнең беркайчан да борчылмавын, һәрвакыт шат күңелле һәм күтәренке рухлы булуын телим. Биргән киңәшләреңне хәтеремдә саклармын. 

    Әнием, кадерлем, якыным, сөеклем! Сине якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлыйм! Син- безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Мин сине бик нык яратам, синең белән горурланам һәм бәхетле тормышым өчен, минем хакка тырышканың өчен чиксез рәхмәтлемен. Булганың өчен рәхмәт сиңа, әнием!

Кызың Алсу.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ