Логотип Магариф уку
Цитата:

Чәчәкләр фестиваленә чакыралар (Фото)

30 август көнне Чаллыда «Акварель-2022» чәчәкләр фестивале үткәрелә. Фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының, идарә итү компанияләренең һәм шәһәрлеләрнең  иҗади мөмкинлекләрен билгеләү максатыннан 3...

30 август көнне Чаллыда «Акварель-2022» чәчәкләр фестивале үткәрелә. Фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының, идарә итү компанияләренең һәм шәһәрлеләрнең  иҗади мөмкинлекләрен билгеләү максатыннан 32 ел рәттән оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Программа буенча ул көндезге сәгать 10.00 да, гадәттәгечә, Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәрге мәйданда узачак. Биредә шәһәрлеләр «Чәчәк ат, Чаллым» темасы кысаларында иҗат ителгән күләмле чәчәк композицияләрен күреп хозурлана һәм алар белән истәлеккә фотога төшә алачак. Узган ел чара халык әкиятләренә багышланган иде.
 
Фестиваль кысаларында декоратив үсемлекләрне сату-ярминкәсе дә оештырылачак. Моннан тыш, урында «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрләре фестивале кысаларында тематик күргәзмәләр, мастер-класслар да үткәрү күздә тотыла.

Фото «Шәһри Чаллы» сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ