Логотип Магариф уку
Цитата:

Чирмешәндә 150 балага портфельләр тапшырылды

Чирмешәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында 150 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. Бу хакта «Татар-информ»  хәбәр итә. Район мәдәния...

Чирмешәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында 150 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. Бу хакта «Татар-информ»  хәбәр итә. 
Район мәдәният йортында узган бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннан соң балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде.
«Әлеге акция, нигездә, иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә. Чирмешәндә мәрхәмәтле һәм юмарт кешеләр, җитәкчеләр җитәрлек. Алар ярдәмендә авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала. Балаларыбызны шулай сөендерүчеләргә, үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт», –  диде район җитәкчесе. 

Фердинат Дәүләтшин беренче сыйныфка керүче сабыйларга игелекле якташларыбыз ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырды. Сәхнәгә өлкән сыйныфта укучыларны да чакырып, портфельләр бүләк иттеләр.

 Фото «Безнең Чирмешән» сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ