Чүпрәленең атказанган мөгаллимәсе
Якташларымның һәр уңышына ихластан сөенәм. Әле яңарак куанычлы яңалык ирештерделәр: Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңзифа Абдулла кызы Таҗетдин...
Якташларымның һәр уңышына ихластан сөенәм. Әле яңарак куанычлы яңалык ирештерделәр: Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңзифа Абдулла кызы Таҗетдиновага «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мәртәбәле исем бирелгән. Гап-гади район үзәге мәктәбенең туган телебез сагында торучы мөхтәрәм мөгаллимәсе шундый дәрәҗәгә ирешсен әле! Бигрәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу вакыйганың шаһиты булуыбызга мин бик шат.
Миңзифа якташым, Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, кулына татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән диплом ала. Укып бетергәннән соң, җиң сызганып үзенең яраткан эшенә тотына. Тир түгеп, үзенең тырышлыгы, иҗаты аркасында югары баскычларга күтәрелә бара һәм 2002 елда ук инде ул укытучы-тикшеренүче дигән дәрәҗәгә лаек була. Чөнки укытучы үз фәнен бик яхшы белә һәм, алдынгы методикалар кулланып, үз укучыларына белем-тәрбияне тиешенчә җиткерә бара.
Бер үк вакытта ул фәнни эшләрне дә күз уңында тота. Мәгарифне үстерү институты җирлегендә аспирантурада белем ала һәм үзенең укытучы-тикшеренүче юнәлешен беркайчан да югалтмый. Шуңа нигезләнеп, үзенең фәнни хезмәтләрен дә барлыкка китерә. Ул хезмәтләр милли мәктәп һәм гимназияләрнең укыту-тәрбия эшләренә зур ярдәм булып үтеп керә.
Ул үзенең теоретик хезмәтләрен һәрвакыт гамәли рәвештә тормышка ашырырга тырыша, төрле инновацияләр аркылы балаларга төпле белем һәм тәрбия бирә. Үз эшендә даими рәвештә халык педагогикасына таяна. Педагог үзенең туган ягында яшәгән күренекле шәхесләрне һич тә онытмый, аларны барлый, үз дәресләренә бәйләп, балаларга алар турында сөйли, аларның хезмәтләрен төрле югарылыкта күрсәтә һәм үз укучыларына туган якны тагын да яратырга кирәклегенә басым ясый. Шулай итеп, танылган педагог, туган якның күренекле шәхесләре үрнәгендә үз укучыларына рухи-әхлакый тәрбия бирә.
Аның тынгысыз хезмәте үзенең нәтиҗәләрен бирә бара. Педагогның дистәләгән укучысы, татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк, республика күләмендәге олимпиадаларда, төрле конкурсларда, конференияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.
Миңзифа Абдулла кызы җәмгыять эшләрен дә читләтеп үтми. Ул бик күп иҗтимагый эшләр башкара, төрле чараларда катнаша, төрледән-төрле комиссияләрдә катнашып, жюри эшләрен дә читтә калдырмый. Ул – булачак укытучылар өчен остаз һәм тәрбияче дә. Аның кул астында югары уку йорты студентлары үз фәннәре буенча алдынгы укыту-тәрбия системасын үзләштерәләр. Үз коллегаларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәрвакыт ярдәм кулын суза, үзенең методик осталыгын аларга да җиткерә.
Миңзифа Абдулла кызы, 2006 елда ук инде Россия Федерациясе тарафыннан оештырылган конкурста җиңеп. «Иң яхшы укытучы» дигән дәрәҗәне алды. Ул республикакүләм оештырылган «Безнең иң яхшы укытучы» конкурсларында кат-кат җиңүче булды. Республикакүләм конкурсларда җиңеп, күпсанлы грантларга лаек булды. Үз хезмәтләрен гомумиләштереп, үз фәне буенча алдынгы укыту-тәрбия системасын анализлап, «Иҗади эзләнүләр юлы» дигән китабын бастырып чыгарды. Аның бу хезмәте булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен өстәл китабына әверелде.
Аның 30 елдан артык бер үк мәктәптә укучыларга татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм тәрбия бирүе эзсез калмый. Ул һәрвакыт үзен иҗади эшләгән, эзләнүче, алдынгы, үрнәк педагог итеп күрсәтә. Аның армый-талмый куйган хезмәте үз җимешләрен бик юмарт бирә. Үз эшенә намус белән каравы аркасында ул хакимият, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек алдында дан казанды, алдынгы педагог икәнен республика күләмендә танытты. Киләчәктә дә иҗади уңышлар насыйп булсын аңа.

Комментарийлар