Логотип Магариф уку
Цитата:

«Древо жизни» проектында «Бураново әбиләре» чыгыш ясаячак

Казан шәһәренең тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 28 июль 18:00 дә «Черек күл» паркында «Древо жизни» мәдәни-агарту проектының икенче чарасы үтәчәк. Бу...

Казан шәһәренең тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 28 июль 18:00 дә «Черек күл» паркында «Древо жизни» мәдәни-агарту проектының икенче чарасы үтәчәк. Бу юлы ул удмурт милләтенә багышлана.
Бу проект Идел буе халыкларының туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Проект кысаларында Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган теле, мәдәнияте белән танышачак. «Древо жизни» 4 халык: марилар, удмуртлар, чувашлар һәм мордваларга багышлана.
Проектны Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы оештыра. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Проектның мари мәдәниятенә багышланган беренче чарасы 14 июльдә узды. Анда Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм Татарстанның Менделеевск районыннан мари ансамбльләре чыгыш ясады. 
28 июльдә Казан халкы һәм шәһәр кунаклары удмурт халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары, мәкальләре, уен кораллары белән танышачак, шулай ук традицион удмурт скрипкасында (кубыз) уйнарга өйрәнә алачак һәм удмурт ризыкларының рецептларын беләчәк. Һәр кунакка удмурт милли бизәге төшерелгән истәлекле әләм ясау мөмкинлеге булачак.
Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләячәк. «Балачак аланы»нда балалар удмурт халык уеннарын уйнаячак.
«Әкият аланы» мәйданчыгында удмурт әкиятләре белән танышырга мөмкин булачак, «Балык тот» уенында удмурт телендә балыкларның исемнәре ничек аталганын беләчәк.
Теләге булган һәркем удмуртча бизәнү әйберләре, каен тузыннан эшләнмәләр, Удмуртиянең символы Италмас (алтын туй чәчәге) рәвешендә түштамгалар ясауда, шулай ук «Турын-куар» үләннәр белән туку буенча мастер-класста катнаша алачак. Бәйрәмдә удмурт телендә китаплар да тәкъдим ителәчәк.
Төп мәйданчыкта, амфитеатрда, традицион удмурт биюе – «Тыпыртон» нигезләре буенча мастер-класс узачак. Биредә Казанның Кукмара һәм Балтач районнарыннан удмурт фольклор коллективлары, «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме һәм яшь башкаручы Светлана Зянколова чыгыш ясаячак.
Бәйрәмнең төп хедлайнеры – 2012 елда Россияне «Евровидение» халыкара конкурсында тәкъдим иткән һәм әлеге бәйгедә икенче урынны яулаган Удмуртиянең популяр коллективы «Бураново әбиләре». Чара электрон музыкант Dark-Rayдан удмурт көйләренә диджей-сет белән тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ