Әлки районының Үргәгар авылында 49 яшьлек хатын-кызны елан чаккан
Әлки районы Үргәгар авылында 1968 елгы хатын-кызның бармагын җиләк җыйганда агулы елан чаккан, дип хәбәр итә район газетасы.Зыян күргән хатын-кыз тир арада ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Х...
Әлки районы Үргәгар авылында 1968 елгы хатын-кызның бармагын җиләк җыйганда агулы елан чаккан, дип хәбәр итә район газетасы.
Зыян күргән хатын-кыз тир арада ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Хастаханәгә килеп җиткәндә инде аның хәле авырая башлаган шешенә башлаган була. Берничә көн дәвалау курсы алгач, ханымның хәле әйбәтләнгән.
Елан чагып зыян күрүдән саклану өчен нишләргә? Район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина: "Урманга, һичшиксез, резин итек киеп барырга кирәк. Елан чага калса, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Һич кенә дә үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Елан агуын тәннән авыз белән суырып алу яисә аяк-кулга жгут салу да дөрес түгел. Агулы елан чаккан очракта махсус дәвалау курсы бар. Шунсыз тиз савыгырга ышаныч зур түгел", – дип киңәш бирде.

Комментарийлар