Әниләргә һәм бәбиләргә татарча яңа мультфильм
Шушы көннәрдә "Татармультфильм" анимация студиясе балаларга һәм аларның әти-әниләренә татар һәм рус телендә “Койрыклар” дип аталган мультфильм бүләк итте.Әлеге мультипликацион фильм танылган татар язу...
Шушы көннәрдә "Татармультфильм" анимация студиясе балаларга һәм аларның әти-әниләренә татар һәм рус телендә “Койрыклар” дип аталган мультфильм бүләк итте.
Әлеге мультипликацион фильм танылган татар язучысы Абдулла Алиш әкияте буенча төшерелгән. Анда сүз ни өчен җәнлекләрнең төрлесендә төрле койрык һәм аларда койрыкның ничек барлыкка килүе турында бара.
Яңа мультикны http://balarf.ru/, http://tatarcartoon.ru/ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан карарга мөмкин.
Комментарийлар