Логотип Магариф уку
Цитата:

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы тәмам

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

 Җиңүне Казанның Вахитов районыннан Әхәтовлар – Вахитовлар гаиләсе яулады. Аларга акчалата приз – 100 мең сум тапшырылачак. Әлеге гаилә республика этабында шәһәр данын яклаячак. Моннан тыш, фестивальнең муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча сайлап алынган тагын берничә гаилә үз тарихларын тәкъдим итте: Вәлиуллиннар (Совет районы), Гыйззәтуллиннар (Яңа Савин районы), Долотказиннар (Мәскәү районы).

Ел саен фестивальнең зона этабы программасы катнашучылары шәҗәрәләрен тәкъдир итүдән старт ала. Катнашучылар экспозицияләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына, махсус операция зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләргә аерым игътибар бирелә.

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивален ел саен ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты үткәрә. Чараның максаты – шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту.

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ