Фәнис Шәфыйков: «Төркиягә баручыларга кызыкмыйм»
Ял итүнең дә хикмәте бар...
Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе. Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә, кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый.
Көндәлек ялдан тыш, озакка сузылган ял яки каникул – кешегә көч һәм энергия җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Җәйге каникул юкка гына уйлап чыгарылмаган – ул баланың көздән башланачак (киләсе) уку елына яңа көч туплап керә алуы өчен кирәк. Ял итми икән, укучының яңа мәгълүматны үзләштерүе өчен ресурслары булмаячак. Ә мөгаллимнәребез җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик.
Фәнис Шәфыйков, Әлмәтнең 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
– Һәрбер һөнәр иясе кебек үк, педагог та җәйге ялын зарыгып көтеп ала. Укытучы өчен җәйге ял вакыты зарланырлык түгел – 56 көн, әгәр уку елы барышында хасталык язуы алмыйча эшләсәң, тагын 3 көн өстәлә! Мондый озын ялны тагын нинди һөнәр иясенә бирәләр икән?! Хезмәттәшләрем арасында Төркиягә баручылар да байтак. Әмма мин моңа кызыкмыйм. Туган авылым Кара Чишмәдә безнең әти-әнидән калган нигезебез бар. Анда яшелчә утыртабыз. Җиләк-җимеш бакчабыз һәм мунчабыз бар.
Җәйге ялны берничә ел ял йортында уздырырга туры килде. Каникул төгәлләнгәнче быел да берәрсенә барсаң, шәп булыр иде дигән теләк бар. Тарих укытучысы буларак, Зөя утравында урнашкан тарихи биналарны да күреп кайтасы килә.
Фото: Нәзилә Фәхретдинова
Комментарийлар