Логотип Магариф уку
Цитата:

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты яшьләргә иҗади яктан үсәргә булыша

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “ДУЛКЫН” һөнәри үсеш үзәге мәктәп балалары һәм колледжларда белем алучылар өчен түләүсез иҗади мастер-класслар оештыра. Шундый чараларның берсе узган...

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “ДУЛКЫН” һөнәри үсеш үзәге мәктәп балалары һәм колледжларда белем алучылар өчен түләүсез иҗади мастер-класслар оештыра. 

Шундый чараларның берсе узган якшәмбедә узды. Иҗади очрашуга килүчеләргә фотография, заманча сәнгать, мода анимациясе, дизайн, каллиграфия, журналистика, дөрес сөйләм буенча 16 мастер-класс тәкъдим ителде. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары шәхси брендны үстерү, үз-үзеңне башкаларга дөрес тәкъдим итү кебек кызыклы темаларга лекцияләр укыдылар.

“ДУЛКЫН” һөнәри үсеш үзәге – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа ачылган үзәкләрнең берсе. Ул мәктәп укучылары һәм студентларның иҗади потенциалын үстерү максатыннан оештырыла. “Иҗат белән шөгыльләнү ул безнең уйлау сәләтенә дә, шәхес буларак дөньяга ачылуга, тормышны мәгънәлерәк итәргә дә булыша. Һәркем нәрсәгә дә булса сәләтле, һәркемнең табигатьтән бирелгән таланты бар.

Сәләтләребезне күпме иртәрәк тоеп алып тормышка ашырсак, безнең шулкадәр тизрәк уңышка ирешү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә дә без үзебезнең курсларга йөрүче мәктәп укучыларын һәм студентларыбызны иҗади яктан ачарга тырышабыз”, – ди әлеге үзәкнең җитәкчесе Зилә Низаметдинова.
Филология һәм мәдәнитара багланышлар институтында мондый иҗади чаралар киләчәктә дә уздырылыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ