Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» бәйгесе

«Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә. 

Конкурста Татарстанның югары уку йортлары студентларының һәм гомуми белем бирү, спорт мәктәпләренең һәм урта махсус уку йортларының 9-11 сыйныф укучыларының катнашу мөмкинлеге бар.

Моның өчен 27 апрельгә кадәр оештыру комитетына гариза җибәрергә һәм  «ВКонтакте»да «Тукай әһәңнәре» конкурсының рәсми төркемендә Габдулла Тукайның бер шигъри әсәренең видеоролигын урнаштырырга кирәк.

Чыгышны дөньяның теләсә кайсы телендә ясарга мөмкин. Декорацияләр, костюмнар һәм музыка куллану хуплана.

Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм сертификатлар белән, ә педагоглар (җитәкчеләр) рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Конкурс нәтиҗәләре 30 апрельдә «ВКонтакте»да «Тукай әһәңнәре» конкурсының рәсми төркемендә басылып чыгачак.

Фото уку йортының матбугат үзәгеннән

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ