Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә психологы: күңел шомлыгыннан ничек арынырга?

Әллә нинди сәер вакыт аралыгына килеп кердек.  Күңел тынычлыгын югалткан адәм баласы кая гына барса да  үзен гел  куркыныч, шом басымы астында тоя, таҗлы вирус  тырнагына эләгүдән,...

Әллә нинди сәер вакыт аралыгына килеп кердек.  Күңел тынычлыгын югалткан адәм баласы кая гына барса да  үзен гел  куркыныч, шом басымы астында тоя, таҗлы вирус  тырнагына эләгүдән,  эшсез калудан куркып  яши. Соңгы вакытта халык психотерапевтларга да шундый сораулар белән еш мөрәҗәгать итә.  Һәркем  алардан йөрәгенә ятарлык җылы сүз көтә.  Ничек итеп үзең белән,   замананың кырыс кануннарын өнәмәгән холкың белән килешеп яшәргә, дөнья ыгы-зыгысында  шаукымга бирелмичә генә ничек гаилә иминлеген саклап калырга?  Шундый  һәм  күңелне йөдәткән башка төрле уйларыбыз  белән  уртаклашу һәм җавап алу өчен системалы гаилә психологы, гештальт-терапевт, күпсанлы курслар авторы һәм актив блогерларның берсе Хәүва Шәйдуллинаны редакциягә чакырдык.
Күңелгә төшкән шом
– Телевизор, радио аша илдә, республикадагы хәлләр белән танышып бару, иртәгәсе көн, гомумән киләчәк өчен борчылу барыбызга да хас.  Борчылырга урын да бар шикелле. Тормышыбыз соңгы елларда бигрәк тә болганчык төс алды. Кытайда башланып киткән ковид афәте илләр, кыйтгалар гизеп,  йөзләрчә мең гомерләрне өзде. Әлеге афәткә илдәге икътисади тотрыксызлык, Украинадагы  утлы вакыйгалар да  өстәлде.  Куркудан аяклар    басып торган җирне тоймый башлады. Кеше күңелен шом басты. Ә шом дигәне   үзәк нерв системасына гадәти чир кебек килеп керә.  Организмга вирус эләккәч,   температура күтәрелгәнен һәркем яхшы белә. Кеше күңеленә дә, дөньядагы дәһшәтле вакыйгаларга, тормыштагы гайре табигый үзгәрешләргә җавап рәвешендә, шом төшә. Ул –  шушы үзгәрешләр каршында  көчсезлегеңне тану, аннан курка башлау, аңа карата ачу уяну, үз-үзеңне яклый алмаудан гарьләнү,  кемнәрнедер гаепләү хисләре. Менә шундый тискәре  хисләр, авыр  вакыйгалар  өермәсендә калган   һәр  кеше, һәр төркем аларга каршы үзенчә  төрле характердагы реакция белдерә башлый.
 Урын алыштыру
Шул шомлану, курку хисләренә чумган халык арасында тора-бара бер-берсенә охшаган төркемнәр барлыкка килә.    Шуларның берничәсен карап китик.
Күңелләрен шом баскан беренче төркемдәге затлар,  авырлыкка каршы тору сыйфатыннан мәхрүм булганлыктан,   курку  халәтеннән  котылу өчен иң элек яшәү урынын үзгәртергә,  проблемалы төбәктән качып, башка, иминрәк өлкәгә күченеп китәргә кирәк, дип уйлый башлый.   Мондый халык  илдәге  кризис китереп чыгарган күренешләрне  куркып кабул итә,  алар  кибетләрдәге бәяләр артуын да  ачлык якынаюга  тиңләргә мөмкин. Шуңа күрә дә  болар, әйтик,  яшәү урынын алыштырып, әлеге  шомлы хәлдән      котылып була, дип фикер йөртә.   Әйтик, узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, Урта Азия республикаларыннан безнең төбәккә кайтучылар күп булды. Хәзер,  киресенчә,  кайберәүләрнең хәтта гаиләләре белән җылы якларга китеп барулары турында ишетеп торабыз. Татарстанга төрле тарафлардан күченеп кайтучылар агымы әле дә төкәнмәгән.
Кибетләрдә  бәяләренең бертуктаусыз күтәрелүеннән,  яшәү урынында фатир хакының  даими үсүеннән,  хезмәт урынындагы  таләпләрнең  кырыслана баруыннан  туйган халык, үзенең  шушы шомлы дулкынга каршы тора алмавына инангач,  көннәрдән бер көнне гаиләдә  киңәшкәннән соң, фатирын сатып, бәлки сатмыйча,   берәр тыныч кына авылдан йорт сатып алу хәстәренә керешә.  Чыннан да, анда ул үзен җәннәттәге кебек хис итә. Җәен терлек, кош-корт асрый, бәрәңге, яшелчә үстерә, кыш кергәч, шәһәрдәге берәр объектны сак-
ларга  эшкә урнаша. Яшәү урынын, тормыш алып бару рәвешен үзгәртеп, күңел тынычлыгы  таба. Моңа охшаш мисалларны авылларда күп очратыр-
га мөмкин.  Боларның күбесе – безнең якларга  Татарстанны мул тормышта яшәүче төбәк дип күзаллаганга  күченеп кайткан кешеләр. Хәзер исә качак статусы белән буш торган йортларга ия булып, кайбер ташламалар алып, имин, мул тормышта көн күрәләр. Әле күптән түгел генә ТНВ каналыннан яшь эшкуарларның Лаеш районында «Күрше авыл» дип аталган чын татар авылы оештырулары турында белдек.  Үземнең дә бер мөселман кардәшем Мәскәү тирәсендә җир алып, татар авылына нигез салып  ята. Ул авылның үз уставы, үз планы бар, һәркемгә җир кишәрлеге сатып бирелә. Килүчеләрнең барысы да яман гадәтләрдән арынып, киләчәктә үз мәшәкатьләрен үзләре хәл итеп, ана телен, динне  һәм гореф-гадәтләрне саклап  тыныч кына яшәргә ниятлиләр. Бу күренешне шомлануны булдырмауда бер чара дип карарга була.
Шомнан качып, чит илгә
Шомнан качуның икенче төркеме күбрәк яшьләрдән яки хәлле кешеләрдән  тора. Алар Европаның Бельгия, Италия, Швеция яки Төркия  кебек  әлегә имин, икътисади проблемалары юк дип саналган илләргә юнәләләр.  Хыяллары – Ватан язмышы өчен дә, үз язмышлары өчен дә борчылмыйча, рәхәт тормышта яшәү. Боларга яшь белгечләр яки урта яшьләрдәге эшкуарлар,  фән һәм сәнгать әһелләре, сәүдәгәрләр керә. Соңгы вакытта аларга «айтишниклар» өстәлде. Болары, мөгаен, Украинада махсус операция башланганчы ук чит ил компанияләрендә эшләүчеләрдер. Бик төшемле эшләреннән мәхрүм калу куркынычы күпләрне шулай урыннарыннан кузгатты. Хәер, соңгы елларда сәләтләрен ачу яки күбрәк акча эшләү максаты белән Төркиягә күченеп  яши башлаган татар зыя-
лыларын да, яшь эшкуарларны да, фән һәм сәнгать әһелләрен дә, сәүдәгәрләрне дә  очрата идек. Андыйлар Европа илләрендә һәм океан артында да аз булмагандыр.Илдәге вакыйгалар тудырган шом аларның исәбен генә арттырачак.
Кыямәт көнгә кадәр   туган җирдә 
Өченче төркемгә үз йортыннан, үз Ватаныннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган   затларны кертәбез.  Алар илдә башланган  авырлыкны «без генә үзгәртә алмыйбыз» дип саный, аны югарыдан бирелгән җәза итеп кабул итә.  «Илгә килгәнне кичереп була, үз башыңа төшмәсен», – дип фикер йөртә. Аларның,  җиңел, тыныч тормыш эзләп, чит илгә түгел, күрше  шәһәргә  күченеп китәргә дә аягы тартмый. Үзләрен сабый бала кебек хис иткән бу бәндәләр кибетләрдән, Казан ярминкәләреннән   кап-кап карабодай,  шикәр комы,  он, ярма, тоз, шырпы хәстәрләп, кыямәт көнен көтәргә әзерләнә. Аларның күпчелеге – пенсия акчасына тормышның барлык авырлыкларын кичәргә әзер торган өлкән буын.
 Әти кебек кырыс хөкүмәт
Без бит әле иң зур шомлануның иң зур төркемнәрен күздән кичермәдек. Әти-әниләренең кырыс  тәрбиясендә үскән  бер тип буын бар  бит әле.  Аларның бертөрлесе,  әти-әниләренең өйдә тавыш куптаруын, төрле  кыенлыклар күреп үскәнлектән, басынкы холыклы була,  каршы дәшми.  Гаилә башлыклары шундый булырга тиеш дип кабул итә. Тәрбиячеләре, укытучылары  кушканны каршылыксыз үти. Үсеп җитеп, тормыш белән йөзгә-йөз калгач та, алар әти-әниләреннән алган тәрбия кысалары буенча яшәүләрен дәвам итә.  Тормыштагы гаделсез , кырыс кануннар белән очрашканда, әлеге сыйфатлар җитәкчеләргә аларның  әти-әниләреннән күчкән дип саный.  Хөкүмәтне үзләренең  әти-
әниләренә охшата, аны аларның  «утлы» тәрбиясе белән чагыштыра һәм «закон шулай булырга тиеш» дип кабул итә. Тормыштагы әледән-әле күренеп торган гаделсезлекләр белән очрашканда,  андыйлар:   «Хөкүмәт халыкны бетерергә  уйлый»,– дип сөйләнә, әмма  кимчелекләрне җәмәгать файдасына хәл итү,аны  уңай якка үзгәртү өчен көрәшергә базмый, каршы сүз әйтергә кыймый.
Шундый ук кырыс  гаиләдә  үгиләргә хас  тәрбия алып  үскән балаларның икенче  тибы, гадәттә, әти-әниләр яныннан, төп нигездән  иртә таралыша.  Кызлар,  җае чыгуга, кияүгә  китә, малайлар исә чит шәһәрдә эшкә урнаша яки андагы берәр вузга укырга керә. Аларга   тормыш кырыслыгы белән бик иртә очрашырга, үз-үзләрен карарга, тәрбия-
ләргә туры килә, шул сәбәпле иртә олыгаялар да.  Хәтта мул тормышка ирешеп яшәгәндә дә, алар  үзләрен имин хис итми. Андыйлар халык арасында да: «Безне хөкүмәт карамый»,  «Безнең ярдәм итәр беркемебез юк», – дип сөйләргә ярата. Мондыйлар  җирдә яшәү өчен көрәш юлын сайлый. Андый тип затларның көрәше дә үзенчәлекле.  Мәсәлән, кибетләрдә бәяләр күтәрелә башласа, алар сүздә бик тиз  халык «бәхете» өчен көрәшүчеләр сафына баса, бертуктаусыз хөкүмәтне сүгә.  Кайдадыр сугыш чыгу хәбәре ишетелсә,   үзләрен ирек-иминлек сөючеләр  ягына куеп, каршы   якны  гаепләргә керешә. Украинада  Россия хәрбиләре тарафыннан махсус операция башлангач, бу көрәшчеләрнең  теләктәшләрен һәр ике тарафның  мәнфәгатьләрен яклаучылар арасында да  күрергә мөмкин иде. Андый кешеләр үз  тормышларын яхшыртасы, дус-туганнары белән аралашып яшисе урында,  төрле бәхәсләр кабынганда,  «көрәш» алып барып, көчләрен юк-барга әрәм итәләр. Алар көрәшергә «азык» туплау өчен, башта телевизордан сәяси тапшырулар  карап,  депутат «дуслар»ы белән аралашып,  мәгълүмат алалар, аннары, барысы да әзер булгач, үзләренә кирәкле әңгәмәдәш эзлиләр. Әгәр дә  әңгәмәдәш белән серләр килешсә,  бергәләп,   дошман эзләргә керешә.  Әгәр дә яңа танышның  фикере аларныкына капма-каршы килсә, оппонентның үзен «фаш итә» башлыйлар. Шушындый ызгыш-
лар аркасында, ни аяныч,  бик күпләр, үзләре дә аңламыйча,   дуслык, туганлык җепләрен өзә.
Ә начар хәбәрләргә карата ыгы-зыгы кузгатуның башлангычы  иң элек гаиләдә, әти белән әни арасында барлыкка килгәнлеген берәү дә уйлап карамый. Заманында  хатын белән ир арасында бердәмлек җитмәү балалар күңелендә  нәфрәт хисе туплануга сәбәп була да инде.  Бар шундый ата-аналар: нәрсә турында сүз башласалар да, икесе ике позициягә баса, беркайчан да уртак сүзгә килә алмый. Мин үзем яшәү рәвешләре гел бәхәскә корылган бер гаиләне беләм.  Аларның уллары, әти-әнисе кирәксезгә әрләшкәндә, гел әнисен яклаган. Ә әтисе шул рәвешле  «җиңелгән» вакытта хатынына кимсетүле сүзләр әйтеп  үч алган. Мондый ыгы-зыгы  кул уйнатуга  кадәр  җитсә,  өйдәге бала-чага, бу очракта малай кеше, аны нәфрәтләнеп күзәтергә мәҗбүр. Андый ир бала атага каты сүзләр әйтүдән тыелып кала алмый.  Бу – ата белән ул арасында мөнәсәбәтләрнең суынуына,  көннән-көн араларның ерагаюына китерә.
 Мондый үсмерләр, үсеп җитүгә, өйдән чыгып качу җаен карыйлар.  Шунысы начар: алга таба да ул дөнья хәлләрен  шушы модель буенча бәяли башлый. Әгәр үз өстендә эшләмәсә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәсә,  ул  башкалар белән шундый ук мөнәсәбәт корачак.  Әйтик, мондый шәхес, яңа коллективка эшкә килгәч,   бәхәс вакытында    үзенең позициясенә якын торган  якка баса. Интрига туса, гел аның ягында тора һәм каршы тарафка адым саен «көрәш» алып бара башлый. Сүз көрәштергәндә,  бәхәсләшкәндә  каршы якны   кимсеткән, аларның моделен мыскыллаган сүзләр кыстыра. Мондый холкы аны тора-бара коллективтан, гаиләсеннән читләшүгә китерәчәк. Көннәрдән бер көнне ул хәтта ялгыз калырга мөмкин. Менә болар барысы да гаилә системасының  дисфункциясе дип атала. Бу каршылыклы процесслар, ни аяныч, хәзер һәр гаиләдә, һәр хезмәт коллективында һәм хәтта   парламентларда да очрап тора. Мондый гадәтләрне без  ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийда  аеруча ачык күрәбез. Ул еш кына хатыныннан туюы турында сөйли. «Телендә гел тун белән итек һәм акча гына», – дип көлә.  Ара-тирә  хатынының анасына да эләгә. Бу –
кешене ихтирам итмәү билгесе. Владимир Вольфович сәясәттә дә  шушы өлге буенча эш итә. Ул еш кына йә үзе яратмаган халык, йә үзе  өнәмәгән партияне эзәрлекләргә керешә. Аның белән көрәш алып бара, аларны хәкарәтләп тәм таба.  Шуның белән әлеге образга якын торучылар арасында арзанлы абруй казануга ирешә. Үскәндә, әти-әниләр бер сүздә һәм балаларын кайгыртучан булмаса, гаилә проблемалары хөкүмәткә күчә, дип әйткән идем инде. Жириновский әфәнде – шундый тип.
Тормышка яраклашкан, тирәнтен уйлап эш итүче  затлар  да бар. Болар 3 нче типка керә. Алар үзләренә  бәйсез вакыйгаларга игътибар итми. Үзләрен һәм дус-туганнарын кайгыр-
тып яши. Тормышын алга җибәрү өчен акча эшли, йорт сала, якыннарын эшле итә, тормышка җитди карый. Дуслык-туганлык элемтәләрен, нәсел җепләрен ныгытуны үзәктә тота. Мондый затларны без яхшы кешеләрдән дип саныйбыз. Аның чыны да шул.
Күңелне шом басканда үзеңне ничек тотарга?  
– Шом басканда, дөньяның бар ыгы-зыгысы башка күчә, хәтта ашаган ризыкның тәме сизелми башлый.  Тәнегезне тою өчен физик активлык кирәк.
Күбрәк табигать кочагында, саф һавада булыгыз.
–Елгада коенып кайтыгыз яисә бармый гына өстегезгә 2–3 чиләк салкын су коегыз.  Эшнең күп чагында кар көрәгез, йә утын ярыгыз, бакча казыгыз.
– Әгәр дә курку баса башласа,  каләм алып, куркуларыгызны  кәгазьгә пунктлап язып чыгыгыз. Һәр пунктка каршы: «Мин моңа каршы нәрсә эшли алам», – дип языгыз да шунда ук җавабын бирегез.
Әйтик:  «Кеше продуктлар бетүенә кайгыра, ә мин моңа каршы нәрсә эшли алам», – дисәгез, җавабы, мисалга, болай булырга мөмкин:  «2  шәр килограмм  карабодай, дөге ярмалары, токмач, борчак  алып куям. Майда авылга кайтып бәрәңге утыртам. Күбрәк акча эшләү турында уйлыйм». Шунда сез үзегезнең шомлануга каршы торырлык зур көч икәнлегегезне, тормышка йогынты ясый алуыгызны  һәм куркуның кими баруын  сизәрсез.
–Тормышны, гаиләгезне, туганнарыгызны яратыгыз. Кызганычка, без югалтулар кичергәч кенә, бер-беребезнең кадерен белә башлыйбыз. Бергәлек тормышның нинди зур бәхет икәнен ата-ана, туганнар исән чакта аңларга кирәк.

Ирек НИГЪМӘТИ


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ