Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан китапханәләрендә мәктәп укучыларын китап блогингына укытачаклар

Татарстанның 16 китапханәсендә «Беренчеләр хәрәкәте» проекты старт алды. Биредә түбәндәге юнәлешләр каралган: китап блогингы, китап клублары һәм балалар китабы дирекциясе.

Китап блогингы юнәлеше буенча яшүсмерләр атна саен лекция һәм практик дәресләрдә катнашачак, тематик фотосессия һәм видеороликларда  төшәчәк. Шулай ук катнашучылар блогларын "Беренчеләр хәрәкәте" социаль челтәрләре һәм аның партнерлары платформасында тәкъдим итәчәк. 

Проект гамәлгә ашырылачак китапханәләр исемлеге:

– Әгерҗе районы китапханә системасы,
– Аксубай бистәара үзәк китапханәсе,
– Алексеевск үзәк китапханәсе,
– Апас үзәк китапханәсе,
– Сөләйманова исемендәге Әлмәт үзәк китапханәсе,
– Сөббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе,
– Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы,
– Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе,
– Чирмешән авылара үзәк китапханәсе,
– Чистай бистәара үзәк китапханәсе,
– Түбән Кама районының Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсе,
– Яр Чаллы Үзәк шәһәр китапханәсе,
– Казанның 13 нче "Сандугач" китапханәсе,
– Республика яшүсмерләр китапханәсе (Казан),
– "Ютазы ҮБС" МБУ тимер юл китапханәсе,
–   «Ютазы үзәк китапханәсе» МБУ үзәк балалар китапханәсе.

12 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала. Сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.

Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ