Гарәп теле олимпиадасының сайлап алу этабында 20 меңгә якын укучы катнашкан
Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 19 813 укучы гарәп теле буенча төбәкара олимпиаданың сайлап алу этабында катнашты. Олимпиада 16–22 сентябрьдә дистанцион форматта узды.
Беренче тур җиңүчеләре һәм призерлары олимпиада финалына чыкты.
2025 елда сайлап алу сынауларында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасыннан 5–11 нче сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәткән.
Финалга чыгучыларны конкурс сынаулары көтә. 5–6 нчы һәм 7–8 нче сыйныф укучылары өчен аларга язма тест үткәрү, ә 9–11 нче сыйныфлар өчен тыңлап аңлау буенча биремнәр үтәү, тест өлеше, иҗади эш һәм телдән тур каралган.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 1–2 ноябрьдә көндезге форматта Е.М. Примаков исемендәге гимназия базасында узачак. Иң күп балл җыйган җиңүчеләр 2025 елның декабрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә белем бирү стажировкасын узу мөмкинлеге алачак.
Фото – Шедеврум





Комментарийлар