Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гашыйклар тавы» фильмы «Фаджр» халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде

Режиссер Салават Юзеевнең «Гашыйклар тавы» фильмы Иранда узучы 43 нче «Фаджр» халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм Илдар Юзеев повесте буенча төшерелде.

2025 елда 43 нче «Фаджр» халыкара кинофестивален уздыру урыны итеп фарсы шигърияте һәм әдәбияты бишеге булган Шираз шәһәре сайланды. 26 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр узачак фестиваль шигърият һәм шигъри кино арасындагы күптәнге бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән.

Иран мәдәният министры Сейед Аббас Салехи сүзләренчә, «Фаджр» халыкара кинофестивале  ул – кинематографик чара гына түгел, ул илнең мәдәни дипломатия символы да. 

Фото:«Татаркино» матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ