Грипп һәм ОРВИ аркасында QR-кодлар системасы кертеләчәкме?
Грипп һәм ОРВИ вирусларының актив булуына карамастан, Россиядә QR-кодлар системасын кертү планлаштырылмый. Бу хакта Роспотребнадзорның телеграм-каналында хәбәр ителде.«Хәзерге халәт федераль дәрәҗәдәг...
Грипп һәм ОРВИ вирусларының актив булуына карамастан, Россиядә QR-кодлар системасын кертү планлаштырылмый. Бу хакта Роспотребнадзорның телеграм-каналында хәбәр ителде.
«Хәзерге халәт федераль дәрәҗәдәге ниндидер чикләү чараларын таләп итми», – дип белдерделәр ведомствода.
Татарстанда 15 декабрьдән кайбер чикләүләр кертелде. Министрлар Кабинетында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ОРВИ һәм гриппка бәйле чикләүләрне катгый үтәүне таләп иткән иде.
Фәния Лотфуллина





Комментарийлар