Гыйнвар аена истәлекле даталар
1 – Язучы, журналист һәм библиограф Исмәгыйль Рәмиевнең тууына 120 ел (1895 – 1969).
1 – Язучы, журналист һәм библиограф Исмәгыйль Рәмиевнең тууына 120 ел (1895 – 1969).
Шагыйрә Нурия Измайловага 65 яшь.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фәрит Хатиповка 85 яшь.
5 – Галим, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Яхья Абдуллиның тууына 85 ел (1930 – 2006).
7 – Раштуа бәйрәме.
9 – Язучы һәм журналист Диләрә Зөбәерованың тууына 85 ел (1930 – 2000).
10 – Җырчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновка 55 яшь.
13 – Язучы, публицист Җәмит Рәхимовның тууына 80 ел (1935 – 1996).
Россия матбугаты көне.
14 – Шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 120 ел (1895 – 1919).
15 – Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максудның тууына 115 ел (1900 – 1962).
Язучы Шәйхи Маннурның тууына 110 ел (1905 – 1980).
17 – Композитор, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзинең тууына 105 ел (1910 – 1973).
Язучы Барлас Камаловның тууына 85 ел (1930 – 2004).
19 – СССРның халык артисты Азат Аббасовның тууына 90 ел (1925 – 2006).
21 – Шагыйрь, әдәбият белгече һәм фольклорчы Кәрим Җаманаклының тууына 110 ел (1905 – 1965).
30 – Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка 60 яшь.
Комментарийлар