Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллы укучылары ясалма фәһем-робот техникасын бушлай өйрәнәчәк

Яндекс-Мәгариф ясалма фәһем-робот техникасын өйрәтү программасын башлап җибәрә. Программа кысаларында роботларны программалаштыру өчен бушлай онлайн-платформа һәм Яндекс лицейдан көндезге түгәрәкләр ачыла. Шундыйларның берсе – Яр Чаллы Кванториумда ачылды.

Бушлай көндезге түгәрәкләрдә 8-11 сыйныф укучылары белем алачак. Дәресләрдә укучылар җайланмаларны программалаштырачак. Җайланма тавыш командаларын аңлый, сенсорлар ярдәмендә пространствода ориентлаша, карта төзи һәм маршрут буенча йөри ала. Уку өч ай дәвам итәчәк-дәресләр атнага ике тапкыр узачак. Укуның йомгаклау этабы – Мәскәүдә узачак хакатон.

Түгәрәкләрне тәмамлаучылар Яндекс лицейдан сертификат алачак. Ул автомат рәвештә Яндекс лицейдан портфолио ачык конкурсында исәпкә алына һәм югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирергә мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ