Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллыда күптелле һәм күпмәдәниятле мохитта укыту һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия конференциясе үтте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия конференциясе үтте. Быел ул илкүләмендә игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елына багышланды. Чара катнаш форматта Россия, чит ил төбәкләре һәм республиканың белем бирү оешмалары җитәкчеләрен, укытучы һәм фән хезмәткәрләрен, аспирантлар һәм студентларны берләштерде.  

 

Конференция эшчәнлеге Осталар ярминкәсеннән башланды. Биредә милли кул-эшләнмәләре, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен күрергә мөмкин иде. Моннан тыш  катнашучылар заманча укыту методикалары күргәзмәсе белән танышты. Мәдәниятләр арасында диалог урнаштыру кече яшьтән башланырга тиеш. Моны булачак укытучылар бик яхшы аңлый. Яр Чаллы педагогика университеты студентлары үзләренең цифрлы иҗат җимешләрен - “Башлангыч сыйныфта полилингваль белем бирүдә заманча алымнар куллану” проектын тәкъдим итте. Проект авторларының берсе -  Регина Митюшкина әйтүенчә, цифрлы платформадагы күнегүләр татар, рус, инглиз һәм төрек телләрен берләштерә. Ачык төстәге рәсемнәр аша материалны кабул итүе дә җиңелрәк. 

Мәдәниятләр диалогы” проекты педагогика университетында Татарстан республикасының фән һәм мәгариф министрылыгы башлангычы белән 2015 елдан бирле тормышка ашырыла. Бүгенге көндә күпмәдәниятле һәм күпмилләтле мохиттә бала тәрбияләү, поли-  һәм мультилингваль  белем бирү мәсьәләләре үз актуальлеген югалтмый. Бу өлкәдә Республикада яхшы тәҗрибә тупланган. Конференциядә катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков белдерүенчә,  “милли һәм этномәдәни күпкырлылылыкны истә тотып, республикада ана телендә укыта һәм тәрбияли торган мәктәпкәчә белем бирү  оешмалары булдырылга. Милли мәктәпләрдә рус, татар, чуваш, удмурт, мари телләре укытыла. 2019 нчы елдан уникаль “Адымнар” проекты чынга ашырыла башлады. Безнең тәҗрибәне күрше  Башкортостан республикасы һәм Осетия өйрәнә”.

Конференциядә күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – Россия мәгариф системасын халыкара даирәгә чыгару.  Чаллы дәүләт педагогика университеты Россиянең Мәгърифәт министрлыгы (Минпросвещения России) карамагында башка педагогик югары уку йортлары белән беррәттән  Алжирда һәм Төркмәнстанда ачык белем бирү үзәкләре булдырды. Бу – әлеге илләр белән тел һәм мәдәниятләр бәйләнеше яңа  баскычка күтәрелә дигән сүз. 

Конференциянең кунагы - Алжирның Әбу Әл-касыйм Саадалла университеты гарәп телләре, сәнгать һәм көнчыгыш телләре деканы Али Бурнисса фикеренчә, киләчәктә Яр Чаллы педагогика университетында гарәп кафедрасын ачу күздә тотыла. 

Бөтенроссия «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы» конференциясе кысаларында катнашучылар пленар утырыш һәм секцияләрдә фикер алышты. Чарада шулай ук мәктәпләрдә  мигрант балалар белән эшләүнең сыйфатлы алымнары, ил күләмендәге рухи-әхлакый кыйммәтләргә бәйле сораулар каралды.  

Фәния Лотфуллина

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ