Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләрне грант алу өчен бәйгедә катнашырга чакыралар

Яшьләрне грант алу өчен бәйгедә катнашырга чакыралар

Татарстанда яшәүче 18 дән 35 яшькә кадәрге кешеләрне Яшьләр министрлыгы игълан иткән грант алу өчен бәйгедә катнашырга чакыралар. 
Яшьләр эшәре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” коммерциясез яшьләр оешмасы белән берлектә, һәркемгә үз проектын эшләп җиткереп, федераль дәрәҗәдә грант бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бар. Белгечләр бер ел дәвамында консультацияләр үткәрә, гариза тапшырырга һәм грант алганнан соң проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. 

Бәйгенең гомуми приз фонды – 7 миллион сум. Җиңүчеләрнең һәркайсы үз проектын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. 
Гаризаларны 14 номинация буенча тапшырырга мөмкин. Болар – яшьләрнең иҗади инициативалары; сәламәт тормыш рәвешен алып баруга ярдәм итү буенча яшьләр инициативалары; ватанапәрвәрлек рухында тәрбия, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һ.б. 

Бәйгедә катнашуга гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга кирәк. Бер ай дәвамында белгечләр проектларны тикшерәчәк, шуннан соң җиңүчеләр игълан ителәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ