Җиде могҗизаның берсе
Сәяхәт итәргә яратучыларга булдыклы һәм тырыш халкы белән дан тоткан гүзәл Кукмара якларын күреп кайтырга тәкъдим итәбез. Кукмара атамасы мари сүзләреннән барлыкка килгән дип санала: «кук (курык)» – и...
Сәяхәт итәргә яратучыларга булдыклы һәм тырыш халкы белән дан тоткан гүзәл Кукмара якларын күреп кайтырга тәкъдим итәбез. Кукмара атамасы мари сүзләреннән барлыкка килгән дип санала: «кук (курык)» – ике һәм «марий» – мари кешесе. Тарихта шәһәрчеккә Явыз Иван гаскәрләреннән качып килгән мари кешеләре нигез салуы билгеле. Ә инде анда төпләнүче халык арасында удмуртлар да, татарлар да булган. Бүген дә Кукмарада төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә. Бу якларга килсәгез, районның җиде могҗизасын күрми китмәгез. Кукмара үзенең «Кукмара тавы» ландшафтлы табигать һәйкәле, бертуган Комаровлар йорты, Кукмара төбәкне өйрәнү музее, күп гасырлык колач җитмәслек имәне һәм, әлбәттә, җылы бренд – киез итекләре белән дан тота. Бүген без шуларның иң күренеклесе – туган якны өйрәнү музее буйлап сәяхәт итәрбез.
Кукмара туган якны өйрәнү музее бертуган Родыгиннарның киез итек фабрикасы бинасында урнашкан. 1870 елларда төзелгән бу бина республика күләмендәге әһәмиятле архитектура һәйкәле булып тора. 2001–2010 елларда төзекләндерү нәтиҗәсендә тарихи бина да сакланып кала һәм музейның мәйданы да зурая. Биредә 700 еллык тарихы булган Кукмара ягының тормышы, күпмилләтле халкының традицияләре турында бик күп кыйммәтле һәм уникаль экспонатлар тупланган. Аларның саны 8 меңнән артып китә.
Музей җитәкчесе Рамилә Хәсәнова әйтүенчә, бу якларда 1998–1999 елларда археологлар А.А.Чижевский һәм А.А.Борһанов җитәкчелегендә археологик казу эшләре оештырылган. Беренче каттагы экспозиция, шул материалларга таянып, төбәкнең борынгы чордагы тарихы белән таныштыра. Биредә археологик коллекцияләр, фин-угор хатын-кызларының Мәчкәрә һәм Зур Кукмара авылларындагы каберлекләрдән табылган көмеш тәңкәле бизәнү әйберләре, XVI–XVII гасырга караган кабер ташлары, эш кораллары урын алган. Иң борынгы экспонатлар – мамонт сөякләре һәм йонлы мөгезборын кабыргалары. Кукмарада берничә метрга сузылган мәгарәләр бар. Биредә шул мәгарәнең бер күренеше дә сурәтләнгән. Шулай ук 1870–1890 елларда яшәгән данлыклы Володиннар остаханәсе самавырлары, бакыр поднослар, Пугачёв восстаниесе, Бөек Ватан сугышы истәлекләре, тимер юлга багышланган күп мәгълүматлар тәкъдим ителә. «Безгә килүчеләр гаҗәпләнеп китә, чөнки бөтен экспонатлар да диярлек оригинал», – ди музей хезмәткәрләре.
Кукмара һәрвакыт кул осталары белән дан тоткан. Икенче катта Кукмара төбәгендә яшәүче 4 төп милләтнең (татар, рус, удмурт, мари) милли киемнәре, борынгы йорт кирәк-яраклары, районның сәнәгать предприятиеләре, һөнәрчелек тарихы турында уникаль экспонатларны күрергә мөмкин.
Музейда күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәсе зур урынны алып тора. Аның нәселе атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташа. Аны төзүче ханым – музейның элеккеге җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина әйтүенчә, Мәчкәрә авылына нигез салучы Ишмән нәселенең шәҗәрәсен гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, тагын бик күп исемнәр ачыкланган. Аның бер тармагы булып Үтәмешевләр нәселе килеп тоташа. Космик очышка Белка һәм Стрелканы әзерләгән подполковник Рөстәм Үтәмешевнең хәзер Мәскәүдә яшәүче улы Илдар Үтәмешев ел да Кукмарада үткәрелә торган конференцияләргә кайта. Музейның икенче катында Родыгиннарның тарихи хезмәттәше булган бертуган Комаровларның эшләнмәләре куелган. Биредә фабрика директоры Н.В. Комаровның эш кабинеты да бар. Аңа Кукмара киез итек-киез комбинатының элеккеге директоры Шамил Әхмәтшин үзенең эш өстәлен бүләк итеп калдыра.
Музей ишегалдында да бик кызыклы экспозицияләр ясалган. Монда җиһазландырылган келәт тә, затлы тарантас та, янгын помпасы да, ат дирбиясе, арба-чаналарны да күрергә мөмкин. Музей кунакларын үз йортларында әкият геройлары – Шүрәле, Убырлы карчык, кое янында утыручы Су анасы да күңелле итеп каршы ала.
Бүгенге көндә Кукмара төбәге туристларны җәлеп итү үзәгенә әйләнеп бара. Шул уңайдан музей тарафыннан берничә төрле туристик маршрут әзерләнгән. Алар арасында «Золотые руки мастеров» маршруты аеруча зур кызыксыну уяткан. Казан шәһәреннән, Киров өлкәсеннән һәм башка өлкәләрдән килгән туристлар бик теләп, Кукмара төбәгенең тарихи урыннары белән танышып китәләр һәм күпләре яңадан килергә теләк белдерәләр икән.
Әлбәттә, Кукмараның йөзек кашы – киез итек җитештерүне истә тотып, ел дәверендә музейга килгән кунаклар өчен сувенир итекләр җитештерү буенча мастер-класслар да уздыралар. «Кукмара итекләре» дип исемләнгән мастер-класска Пушкин картасы белән керү мөмкинлеге бар.
Бүгенге көндә музей райондагы тәрбия һәм мәдәният үзәге булып, аның эшчәнлеге яшьләргә чын мәгънәсендә милли, әхлак тәрбиясе бирүдә һәм туган якка, аның тарихына, шәхесләренә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Альберт Сабир фотолары
Комментарийлар