Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам Кашапов витаминнар белән сыйлады

Узган ялларда Казанда «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көнен билгеләп үттеләр. Анда Питрәч районы халкы да үз продукциясен тәкъдим итте. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә. Мәйданчыкта...

Узган ялларда Казанда «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көнен билгеләп үттеләр. Анда Питрәч районы халкы да үз продукциясен тәкъдим итте. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә. 
Мәйданчыкта ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм район башлыгы Илһам Кашапов булды. Кунаклар өчен алар витаминлы эчемлек әзерләделәр. Аның составында сырганак, карлыган, кара миләш, клюква, дарчин, куркума, шикәр, төелгән имбирь бар.

«Ел саен без үзебезнең уңышны, төрле эшләнмәләрне тәкъдим итәбез. Быел күргәзмәдән тыш концерт программасы да әзерләргә булдык. Бакчачыларыбыз эшләү генә түгел, ял итә дә беләләр», – дип сөйләде Татарстан бакчачылар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Наил Зәйнуллин.
Ә мәйданчыкның үзәгендә Питрәч бакчачылары бакчасыннан төрле яшелчәләр урнаштырылган иде. Шунысы игътибарга лаек: ел саен алар уңышның бер өлешен «Шатлык» балалар приютына һәм коррекцион мәктәпкә тапшыралар. Бу юлы да искәрмә түгел иде.
«Бу традицияне 4 ел элек башладык. Ел саен приютка һәм коррекцион мәктәпкә кәбестә, кишер, чөгендер, кыяр, ташкабак, кабак бирәбез. Кыскасы, бакчаларыбызда үскән бар нәрсәне дә алар белән бүлешәбез», – диде Наил Зәйнуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ